Узган матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
1
:
0
Окончен
Камаз-Черноморец
Булачак матч
24 Апр, Чш, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Химки
Тарих

Тарих

История клуба

1981-1987 еллар

КҮПСАНЛЫ ТУРНИРЛАР ОРБИТАСЫНДА

1981 елның ноябрендә оештырылган «Труд-ПРЗ» командасы “КАМАЗ”футбол клубының киләчәктәге бай һәм якты тарихын җиңүләр сериясеннән башлап җибәрде. Сезон Валерий Четверикның үз дружинасын туган ягына, Кубаньдагы Тихорецк янындагы Алексеевская станицасына сезон алды җыеннарына алып баруы белән башланып китте. Анда Чаллы спортчылары җирле командалар, шул исәптән 80 нче елларда крайда иң көчлеләрдән исәпләнгән Алексеевская станицасы футболчылары белән контроль матчлар үткәрде.

1982 елда “КАМАЗ” спорт клубы тарафыннан автозаводта үткәрелгән турнирларда да, шәһәркүләм ярышларда да беренче язгы бәйгеләрдән үк җиңелү белмәс “Труд-ПРЗ” уенчылары бер тапкыр да диярлек көндәшләренә оттырмады. Ул елда аларның саны дистәдән артык иде. Нибары бер генә бәйгене исәпләмәгәндә, барысында да җиңүче таҗы “Труд-ПРЗ”га насыйп булды.

Мисал өчен, “КАМАЗ” җитештерү берләшмәсендә үткән дүртенче яшьләр олимпиадасында пресс-рам заводы спортчыларына тиңнәр табылмады. Финалда алар агрегат заводы командасын 6:3 исәбенә җиңеп чыкты. Ремонт-инструмент заводының (РИЗ) комсомол комитеты, дружинник Артем Айдинов истәлегенә багышлап, махсус Кубок оештырды. Турнир ул вакытларда шактый көчле РИЗ командасын җитәкләгән Александр Ионов башлангычы белән үткәрелде. Бу кубокны да ике ел рәттән Кубокны “Труд-ПРЗ” командасы отты.

Ә 1982 елда команда бары тик бер тапкыр, Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән турнирның финалында “КАМАЗ” спорт клубы футболчыларына гына оттырды. Ул уенда бердәнбер тупны Николай Салов кертте.

Яңа гына оешкан команданың беренче елда ук шушындый шанлы турнир тормышы, пресс-рамчылар яңадан-яңа биеклекләр яулаган аннан соңгы еллар турында сөйләгәндә, аларның бу чордагы казанышларына сокланырга гына кала.

АЛАР БЕРЕНЧЕ ИДЕ

1982 елгы сезон уеннарына команданы беренче капитан, сакчы Степан Алдошин алып чыкты. Аның белән бергә ул чагында капкачылар Александр Крупнов һәм Валерий Зубов, сакчылар Евгений Четверик, Николай Токарев, Илһам Хәйруллин, Михаил Шабанов һәм Валерий Черемисин, ярымсакчылар Александр Буров, Николай Курбатов, Иван Винников, Николай Четверик, һөҗүмчеләр Сергей Иконников, Николай Гутарев, Александр Чувашов, Александр Анисимов һәм Шамил Нуретдинов уйнады. Составта шулай ук яшь капкачы Евгений Бычков белән һөҗүмче Виктор Панченко да бар иде. Аларны озакламый хәрби хезмәткә озаттылар. 1983 елда коллективка тәҗрибәле сакчы Николай Вавилов килеп кушылды. Шул ук елны “Труд-ПРЗ”тәүге тапкыр Татарстан беренчелегендә катнашты һәм турнир таблицасында урталыкта урын алды. Ләкин икенче елда турнирны оештыручылар, республика беренчелегендә Кама автозаводыннан берьюлы ике команданы катнаштыруны артык санап, пресс-рамчыларны исемлеккә кертмәде.

Яңа команданың җитәкчесе һәм тренеры буларак хәл ителергә тиешле сораулар һәм проблемаларның сизелерлек артуы, үз шәкертләренең һәр хәрәкәтен һәрдаим күзәтчелек итеп тору кебек өстәмә мәшәкатьләр Четверикны, уенчы буларак, футболдан “читләшергә” мәҗбүр итте.

Искәртеп үтик: беренче биш сезонда “Труд-ПРЗ” шәһәр беренчелегендә дә, Татарстан чемпионатында да, башка шәһәр һәм республикакүләм турнирларда катнашты. 1984 елны “Труд-ПРЗ” футбол сезоны ачылу уңаеннан оештырылган “КАМАЗ” кубогын оту белән башлап җибәрде. Тимерчелек заводы дружинасына каршы финал уены аеруча киеренке үтте. Аның язмышын көндәшләре капкасына кертелгән бердәнбер туп хәл итте. Шул ук елны оештырылган шәһәр Кубогына ярышлар да әһәмиятле иде. Чөнки җиңүче киләсе елда Татарстан кубогы өчен көрәштә катнашу хокукын алачак. Заманында иң яхшылардан исәпләнгән “Төзүче” стадионында үткән финал уенында “Труд-ПРЗ” “Автомобилист-ПУАТ” футболчылары белән көч сынашты. Пресс-рамчылар, үзләренә хас булганча, бар звеноларда да көйле, югары осталык белән уйнап, лаеклы җиңүгә ирештеләр. Владимир Мадьянов белән Александр Анисимов керткән ике тупка автомобильчеләр бер туп белән генә җавап кайтара алды.

1985 елда В.Четверик үз шәкертләрен Кутаиси шәһәренә җыеннарга алып китте. Грузиянең иң көчле командасы – Тбилиси “Динамо”сыннан соң икенче баскычта торучы “Торпедо” шушы шәһәрдә. “КАМАЗ”дан килгән футболчылар контроль уенда кыр хуҗаларын 3:2 исәбенә җиңъгщ иреште.

Бу елгы сезон шулай ук “Труд-ПРЗ”ның республика масштабында үтүче турнирлар орбитасына чыгуы белән дә истәлекле. Шуңа күрә аңа футболчылар сафын югары дәрәҗәдәге бәйгеләрдә сыналган яңа көчләр белән тулыландырырга кирәк иде. Дөрес, В.Четверик звеноларны, аерым позицияләрне сезон саен яңартып торырга тырышты. Ләкин бу елны команда аеруча тулыландырылды. Өлешчә, ул “КАМАЗ” спорт клубы уенчыларыннан иде. Эш шунда ки, 1984 елның декабрендә “КАМАЗ” спорт клубының футболчылар остазы Наил Саидов Мәскәү астындагы тренерлар мәктәбенә укырга киткәч, коллектив таркалу дәрәҗәсенә җитте. Кайбер уенчылар футболдан бөтенләй читләште, кайберләрен, авырлык белән булса да, В.Четверик үз командасына күчәргә күндерде. Шушы вакыйгалар шаукымында “Труд-ПРЗ” составына Александр Домнин, Касыйм Гыйбадуллин, Юрий Шеин, Николай Салов, Әзһәм Зәкиев кебекләр килеп кушылды. Команданы яңа казанышларга илтәчәк, тәҗрибәле коллективларга лаеклы көндәшлек күрсәтә алу дәрәҗәсенә күтәрәчәк футболчылар буыны иде бу. Һәм, әлбәттә инде, бу буынга - яңартылган коллективка футбол карьерасын тәмамлаган М.Шабанов, И.Хәйруллин, А.Крупнов, В.Зубов, В.Черемисин, Н.Токарев, С.Алдошин кебек элекке спортчыларның күркәм традицияләрен дәвам итү, казанышларын арттыру бурычы куелды.

ҮЗЛӘРЕ ТУРЫНДА БЕЛГЕРТТЕЛӘР

Нәтиҗәдә, 1985 елда “Труд-ПРЗ” республика югарылыгында үткәрелгән Татоблсофпроф һәм “Советская Татария” газетасы кубокларын отты, Кама аръягы зонасы командалары арасында Татарстан АССР беренчелегендә җиңү яулады. Менә безнең команданың бу турнирдагы көчен дәлилләп торучы берничә нәтиҗә. Чаллылылар кунакта Чистайның “Восток” һәм Бөгелмәнең “Энергетик” командаларын бер үк исәпкә, 3:1 исәбенә, Яшел Үзәннең “Авангард” командасын 4:3 исәбенә җиңде. Чаллы футболчылары Әлмәтнең “Электрон”ына, Яшел Үзәннең “Прогресс”ына һәм Түбән Каманың “Нефтехимик” командасына да бирешмәде. Барлык матчларда да уртак нәтиҗә (1:1) теркәлде. Ә үз кырларында “Труд-ПРЗ” Яшел Үзәннең “Авангард”ын 2:0, Баулының “Нефтяник” клубын 4:0 исәбенә отты. Ә Җәлил бистәсеннән килгән команда капкасына хәтта тугыз җавапсыз туп керттеләр.

Мондый искиткеч уңышлар фонында “Труд-ПРЗ”ның КАМАЗның әлегә әллә ни югарылыкка ирешә алмаган командалары белән көндәшлеген, бер караганда, җитди бәйге дип бәяләмәскә дә мөмкиндер. Шулай булуга карамастан, бу спорт төрен сөючеләр ул матчларны да зур кызыксыну белән кабул итте. Чөнки, һич икеләнми әйтергә мөмкин, завод коллективлары барысы да диярлек ул чорларда шактый көчле иде. Кайберләренең составында хәтта 70 нче еллар уртасында физкультура коллективлары арасында үткәрелгән ил беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаган командаларның алгы сафында уйнаган футболчылар да бар иде. Шуңа күрә командалар үзара шактый кискен, ташламаларсыз көч сынашты. Пресс-рамчылар, двигательләр заводы (2 урын) һәм агрегат заводын (3 урын) артта калдырып, “КАМАЗ” беренчелегендә җиңеп чыкты. Аннары мини-футбол буенча Артем Айдинов истәлегенә үткәрелгән традицион турнирда беренче урынны алды. 20 команда катнашында үткән турнирның иң яхшы һөҗүмчесе дип алты туп керткән Иван Винников танылды. Ә Александр Демкин иң яхшы уенчы, Александр Домнин иң яхшы капкачы исеменә лаек булды.

1986 ел башы тарихка “Труд-ПРЗ” командасының яңа казанышлары белән кереп калды. Кышкы шәһәр беренчелегенең финал уеннарында алар двигательләр заводының “Мотор”ын 2:1, агрегат заводының “Торпедо”сын 4:0, автомобильләр җыю заводының “Торпедо” командасын 11:0 исәбенә җиңде. Шундук тагын бер кышкы сынау башланды – беренче КАМАЗ автомобиле чыгарылуга ун ел тулу уңаеннан, Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов призына үткәрелгән турнир. Финал уенында “Труд-ПРЗ” ул чакта Чаллы горурлыгы исәпләнгән, халык мәхәббәтен яулап өлгергән “Турбина”ны 2:1 исәбенә җиңә алды. Шушы ук сезонда команда “КАМАЗ” беренчелеген отты һәм, Яшел Үзәннең ул елларда республикада иң көчле клубларыннан исәпләнгән “Прогресс”ына гына оттырып, Татарстан чемпионатында икенче урынны яулады. Сүз уңаеннан: “Прогресс”ны ул чагында Виктор Колотовның беренче остазы Геннадий Константинович Востоков җитәкли иде. Соңрак Юдинода туып-үскән бу егет Киев “Динамо”сында уйнады, атказанган спорт мастеры исеменә лаек булды, СССР җыелма командасының капитаны дәрәҗәсенә күтәрелде...

МЕНӘ ТАГЫН ЯҢА БОРЫЛЫШ...

Статусы буенча һәвәскәр, шул ук вакытта инде ярымпрофессиональ дәрәҗәдәге “Труд-ПРЗ” командасы тарихына тамырдан үзгәреш алып килгән 1987 ел җитте. Ел, гадәттәгечә, “эчке сүтеп-җыюлар”дан башланды – В.Четверик шәкертләре башта кышкы шәһәр беренчелеген, аннары “КАМАЗ” беренчелеген, соңрак Татарстан кубогын отты. Бу уңышларга ирешү юлында аларга Чистайның “Восток” командасын, Казанның Урицкий исемендәге спорт клубын 2:0 исәбенә, ә финалда Казанның “Электрон”ын 5:0 исәбенә тар-мар итәргә туры килде.

Аннан соң “Труд-ПРЗ”, финалда автомобиль заводының “Торпедо” командасын 1:0 исәбенә отып, шәһәр Кубогына ия булды.

Әмма бу сезонда иң әһәмиятле вакыйга ПРЗ футболчыларының җитештерүдә эшләүче физкультура коллективлары арасында СССР беренчелегендә катнашуы булды. “Идел буе” зонасында сигез команда көч сынашты. Турнир бик киеренке көрәш рәвешендә үтте. Ул сезонда көндәшләре капкапкасына 9 туп кертүгә ирешкән “Труд-ПРЗ” уенчысы Әзһәм Зәкиев иң яхшы һөҗүмче буларак танылды.

“Труд-ПРЗ” турнир дәвамында Камышин шәһәренең “Текстильщик” командасы белән ярышты. Нәтиҗәдә, чаллылылар алардан нибары ике очкога гына калышты. Сүз уңаеннан, ике үзенчәлекле тренерның – Валерий Четверик белән Сергей Павловның соңрак иң югары дәрәҗәдә, Россия чемпионатында дәвам итәчәк спорт көндәшлеге һәм дуслыгы нәкъ шушы елдан, шушы турнирдан башланды да инде.

Текст авторы: Евгений Квитко, СССР һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
(“Футбольному клубу “КАМАЗ” 30 лет!” дигән китаптан.)
Амур ФӘЛӘХОВ тәрҗемәсе.

1988-1992 еллар

ЯҢА ҮРЛӘР

Алдагы биш ел, үзләрен ватан футболының икенче, аннан соң беренче лигасының да осталары статусында күрсәтә алган Чаллы футболчылары өчен үзенә күрә ныклыкны, үҗәтлекне сынау чоры булды. Иң беренче адым – команданың исемен үзгәртү иде. Гадәттә, Мәскәү, Тольятти һәм башка шәһәрләрдә автозаводчыларның спорт коллективлары “Торпедо” дигән исемне йөртә иде. Чаллыда да бу традицияне сакларга булдылар, “Труд-ПРЗ” “Торпедо” дип үзгәртелде. Команда “КАМАЗ” җитештерү берләшмәсе тарафыннан даими финанслана башлады.

Илдә яңа генераль сәркатип тарафыннан игълан ителгән “үзгәртеп кору”, социалистик стройны, хезмәт фронтында эре предприятиеләрнең казанышларын пропагандалау чоры килеп җитте. КАМАЗ автогигантының да горурланырлыгы бар иде. 1988 елда, беренче йөк автомобиле чыгарылганнан соң ун елдан аз гына күбрәк вакыт үтүгә, ил казнасы аларны эксплуатацияләүдән сигез миллиард сум тирәсе транспорт кереме алды. Башкача әйткәндә, Кама автозаводы төзелешкә кертелгән барлык капиталны тулысынча аклады.

МАКТАУЛЫ, ЛӘКИН СОҢАРГАН ЧАКЫРУ

Шунысын искәрергә кирәк, футбол җитәкчелегенең автозавод командасын СССР беренчелегенең икенче лигасына кабул итү турындагы тәкъдиме бик соңарып килде – чемпионатның старт уеннары башланырга бер ай гына калган иде. Эш шунда ки, икенче лигада ун елдан артык уйнаган Чаллы “Турбина”сы өчен 1987 елгы сезон соңгысы булды. Бу ситуациядә аның икенче лигадагы урыны үсеп килүче “Труд-ПРЗ” командасына тәкъдим ителде.

Ул вакытларда, 1988 ел башында, Валерий Четверик командасы Чайковский шәһәрендә сезон алды җыеннарында иде. КАМАЗның генераль директоры Николай Бех телефон аша аңа илнең футбол җитәкчелеге тәкъдиме турында әйтте һәм кабул итәргә киңәш итте. Юкса, тагын кайчан әле шундый мөмкинлек чыгар?

Яңа сезон, бермә-бер югары дәрәҗәдәге беренче уеннар безнең завод командасы өчен җитди сынау иде. “Торпедо”ның баш остазы сезонны элекке состав белән башларга карар кылды, ләкин шул ук вакытта тренировкаларны киеренкерәк, тәэсирлерәк итү максатыннан үзгәрешләр кертте. Вакыт кысанлыгы төп состав белән ныклап шөгыльләнү, яңа тактик схемаларны тулысынча эшкәртү мөмкинлеген сизелерлек киметте. “Калган дүрт атна эчендә егетләрне көне-төне, хәлләре беткәнче шөгыльләнергә мәҗбүр итәргә туры килде”, - ди В.Четверик, ул вакытларны искә төшереп.

Әлеге старт сезонында капканы осталар командасының беренче капитаны булган Александр Домнин саклады. Уен кырында - Николай Вавилов, Касыйм Гыйбадуллин, Евгений Ефремов, Эдуард Югрин, Александр Смолкин, Николай Гутарев, Иван Винников, Юрий Шеин, Рөстәм Фатыйхов, Александр Юрков, Әзһәм Закиев, Тәлгат Фәтхерахманов, Александр Демкин, Сергей Четверик, Александр Анисимов, Валерий Скурихин. Командага яңа гына килеп кушылганнардан Владимир шәһәре “Торпедо”сыннан күчкән Дмитрий Смирновны, Чаллы «Турбина»сыннан килгән Юрий Кузнецовны, Роберт Евдокимовны һәм капкачы Валерий Песковны телгә алырга була.

“Торпедо” сезонны уңышлы - РСФСР кубогына ярышларда үз кырында Ижауның “Зенит” командасын 2:1 исәбенә җиңүдән башлап җибәрде. 24 апрель көнне “Төзүче” стадионында, 2700 тамашачы күз алдында булды бу вакыйга. Сүз дә юк, мондый уңышны кабатлау-үстерү гаять дәрәҗәдә авыр иде – Яр Чаллы командасы тиздән мактаулы трофей өчен көрәштән чыгарга мәҗбүр булды.

Беренчелек стартын, әлбәттә, бик уңышлы дип әйтеп булмый. Өч уен рәттән – уртак исәп (0:0), рәттән өч тапкыр бер үк исәпкә (0:1) оттыру. Бары тик Чаллыда узган җиденче уенда гына Касыйм Гыйбадуллин, ниһаять, “Торпедо”ның бу турнирдагы беренче тубын кертә алды. Пенальтидан кертелгән бу туп, бәхеткә, чаллылыларга җиңү китерде. Тик инде икенче уенда ук Чаллы командасы “Зенитка” 2:4 исәбенә җиңелергә мәҗбүр булды. Бераздан безнең футболчылар үз кырларында шул ук исәп белән Түбән Тагилның “Уралец”ын җиңүгә иреште, ә соңрак, “Гренада” паркындагы “Старт” стадионына күчкәч, Магнитогорск “Металлург”ын 3:0 исәбенә тар-мар итте.

Икенче әйләнеш азагына якынлашканда автозаводчылар сезонның исәп рекордына иреште – үз кырында Йошкар-Оланың “Дружба” командасын 7:2 исәбенә җиңде. Бу тәэсирле җиңүдән соң, калган дүрт матчта “Торпедо” футболчыларына Казан “Рубин”ы белән 0:0 исәбенә уйнарга, Дзержинскның «Химик» клубына 0:3 исәбенә оттырырга һәм соңгы ике уенда үз кырында Горький “Локомотив”ын 2:1, Киров “Динамо”сын 2:0 исәбенә җиңеп, җанатарларын шатландырырга насыйп булды.

 Көндәшләре капкасына җидешәр туп керткән Д.Смирнов белән К.Гыйбадуллин ул сезонның иң яхшы һөҗүмчеләре буларак билгеләп үтелде.

“Торпедо” сезон ахырында турнир таблицасының 14 нче баскычында урын алды. Чаллы клубына югарырак урынга, сигезенче баскычка күтәрелү өчен нибары ике очко гына кирәк иде. Ә Казан “Рубин”ын узып китү өчен дүрт очко җитми калды.

КӨНДӘШЛЕК ДУЛКЫНЫНДА

1988 елгы сезон Татарстанның ике әйдәп баручы клубы – Казан “Рубин”ы белән Яр Чаллы “Торпедо”сы арасында көндәшлеккә нигез салды, дияргә тулы хокук бар.

Башкала футболчылары инде күптән иң югары дәрәҗәдә уйнарга омтылса, саллы югарылыкта беренче адымнарын гына атлаучы яшь КАМАЗ коллективы бу турыда хыяллана гына иде. Бер сүз белән әйткәндә, командалар ул елны икенче зонада бергә уйный башласалар да, турнирда икесе ике тизлектә хәрәкәт итте. “Рубин”, команданы сизелерлек көчәйткән яңа, уңышлы табышлар бәрабәренә, көрәшкә күңел күтәренкелеге белән тотынды. Яңа баш тренер Александр Семенов башкала клубын Чаллы “Турбина”сыннан чакырылган тәҗрибәле уенчылар белән ныгытты. Алар арасында Нияз Акбаров, Владимир Барышев, Сергей Горшенин, Сергей Кириллов, Владимир Клонцак и Юрий Кузнецов бар иде (Сүз уңаеннан: Ю.Кузнецов шушы сезонда ук Чаллы “Торпедо”сына күчте). Командага Валерий Дяблов кайтты, башка шәһәрләрнең сәләтле уенчылары чакырылды. Бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә, “Рубин” сезон башында шактый уңышларга ирешә алды. Ун турдан соң казанлылар, үз капкасына керттергән һәм көндәшләренә керткән туплар аермасы буенча яхшы нәтиҗәгә ирешеп, беренче урында баручы “Уралмаш” янәшәсенә күтәрелде. Ләкин икенче әйләнеш, бигрәк тә аның башында рәттән берничә оттырыш башта ирешелгән уңышларны бетереп ташлады. 31 очко туплап, ахыр чиктә “Рубин” нибары җиденче урынны гына алды.

Беренче әйләнештә “Рубин” Чаллы командасын 1:0 исәбенә җиңгән булса, ә икенче матч 0:0 исәбенә тәмамланды. Боксерлар терминологиясе белән әйткәндә, көндәшлекнең беренче раунды “Рубин”ның “Торпедо”дан аз гына өстенлеге белән тәмамланды.

1989 елгы сезонга Татарстанның ике командасы да сизелерлек яңарган кыяфәттә аяк басты. Казан клубын элек тә шушы коллективта эшләгән Равил Наврозов җитәкләде. Башка шәһәрләрдән килгән уенчылар белән бергә, Чаллының “Торпедо”сыннан Роберт Евдокимов та башкала клубына күчте. Ләкин бу юлы Валерий Четверикның да яхшы табышлары аз түгел иде. Яңа сезонда автозаводчылар коллективына Платон Захарчук, Сергей Тимофеев, Павел Куракин, Валерий Евдокимов, Владимир Барышев, Олег Максимов, Владимир Трегуб, Алексей Бабенко, Андрей Гашкин, Сергей Абрамов, Олег Луконин, Сергей Кириллов килеп кушылды. Һәм инде беренче турлардан башлап, “Торпедо” үҗәтлек күрсәтеп, һәр очко өчен көрәшә-көрәшә, дистанция буйлап тигез генә хәрәкәт итә башлады.

Узган сезоннан аермалы буларак, чаллылылар бу турнирны уңышлырак башлап җибәрде – Миасс “Торпедо”сын 2:0 исәбенә җиңделәр, Чиләбе “Стрела”сы белән тигез исәпкә (1:1) уйнадылар. Әмма аннан соң өч уен рәттән җиңелү ачысы татырга туры килде – “Дружба”га 1:5, “Рубин”га 0:1, “Уралмаш”ка 1:2 исәбенә оттырдылар.

Икенче әйләнеш башында Чаллы футболчылары беренче җиңү шатлыгын республика дербиенда кичерде – үз кырларында “Рубин”ны 2:1 исәбенә оттылар (тупларны И.Винников белән Ә.Зәкиев кертте).

Беренчелек тәмамланыр алдыннан Чаллы футболчылары үзләренең турнирдагы хәлен сизелерлек яхшыртуга, узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда югарырак нәтиҗә – җиденче урынга күтәрелүгә иреште. Бу сезонда клуб тарихында беренче хет-трик авторы булган, көндәшләре капкасына 11 туп керткән Әзһәм Зәкиев – “Торпедо”ның иң яхшы һөҗүмчесе буларак билгеләп үтелде. “Рубин” исә, Р.Наврозовның сезон башында “Казан командасы беренче өчлектә урын алу өчен көрәшәчәк” дип ышанычлы белдерүенә карамастан, ахыр чиктә яхшы уен күрсәтә алмады, үз чыгышларын 12 нче урында гына тәмамларга мәҗбүр булды. Мөгаен, нәкъ шушы сезондагы уңышсызлык “Рубин”ның күтәрелешен туктатып, аның “зур футбол”га чыгуын берничә елга кичектергәндер.

Безнең футболчылар әлеге сезонда барлык уеннарның яртысында диярлек (42 матчның 20 сендә) җиңүгә иреште. Сигез тапкыр уртак исәпкә уйнады, турнир таблицасының җиденче баскычына күтәрелде. Тагын да югарырак урын алу өчен Чаллы командасына нибары ике очко җитми калды. Шул очколары булган очракта, алар Ульяновск “Старт”ын узып китеп, үзәк буфер зонасына чыгу мөмкинлеге бирүче алтынчы урынны алган булырлар иде.

“КАМАЗ” “РУБИН”НАН ӨСТЕН

1990 ел. Чаллы халкы өчен ул хөкүмәт тарафыннан автозавод җитештерү берләшмәсе милке базасында “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятен оештыру турында карар кабул ителү белән истәлекле. Шулай итеп, безнең автопредприятие, яңа икътисади мөнәсәбәтләргә күчеп, илнең иң куәтле сәнәгать оешмасына әверелде. Шушы ук елда чираттагы тапкыр Чаллы футбол командасының исеме дә алышынды – хәзер ул “КАМАЗ” исеме астында чыгыш ясый башлады.

1990 елгы сезон алдыннан “КАМАЗ”га сакчылар Евгений Ефремов һәм Тимур Куриев, ярымсакчы Александр Ранюк, һөҗүмчеләр Анатолий Мастров белән Олег Коземов килде. Алардан тыш, узган сезон азагында Казаннан Владимир Барышев, Роберт Евдокимов һәм Владимир Клонцак кайтты.

“Рубин” турнирны моңарчы провинциаль командалар белән уңышлы эшләп дан казанган тәҗрибәле остаз, РСФСРның атказанган тренеры Иван Золотухин җитәкчелегендә башлап җибәрде. Бөтен сезон буена казанлылар нибары дүрт тапкыр җиңелде, ә икенче әйләнештә тугыз матчтан торган уңышлы уеннар сериясе күрсәтте. Сигез җиңү яулап, бер тапкыр гына уртак нәтиҗәгә уйнады.

“КАМАЗ” да башкала командасыннан калышмады. Автозаводчылар турнирны ышанычлы, рәттән дүрт җиңү белән башлап җибәрде. Алга таба да тотрыклы уен күрсәтте. Сезон тәмамланырга өч тур калганда, “Рубин” белән көч сынашыр алдыннан, Чаллы футболчылары Казан көндәшләреннән ике очкога гына калыша иде. Үз чиратында, Тольятти “Лада”сының очколары да “КАМАЗ”дан бергә генә ким. Буфер зонасына чыгу өчен “Рубин”га үз кырында чаллылылар белән тигез исәпкә уйнау да җитә, тик безнекеләрне “ничья” мондый мөмкинлектән коры калдырачак.

Бу тарихи уенның башында ук В.Клонцак “КАМАЗ” өчен мөһим тупны кертә алды. Күпме генә тырышмасын, уен ахырында бер-бер артлы аеруча көчле һөҗүмнәр оештырып карамасын, “Рубин” исәпне тигезли алмады. Шушы җиңү, ахыр чиктә, “КАМАЗ”га, ике көндәшен дә артта калдырып, икенче лиганың буфер зонасына үтәргә мөмкинлек бирде. 28 октябрьдә исә, үз кырында Саранск “Светотехника”сын 7:0 исәбенә тар-мар итеп, якташларыбыз лаеклы рәвештә беренче урынга күтәрелде.

“КАМАЗ” өчен СССР беренчелегенең яңа этабы, тагы да югарырак рангтагы уеннар чоры башланды. Шул сезон азагында Валерий Четверик бу хакта менә нәрсә әйткән иде: “Без, футболистлар нәрсә тойдык? Дөресен әйтергә кирәк, бу безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Осталыкны камилләштерүдән беразга гына туктамасак та, сизә идек – әле безгә эшләргә дә эшләргә кирәк. Чемпионатка әзерләнү, уен схемасын тиешенчә эшкәртү өчен вакыт җитмәде. Безне тагын да югарырак класслы матчлар көтә. Үз-үзебезне кулга алырга, резервларны эшкә җигәргә, үзебездә ышаныч уянсын өчен беренче уеннарда ук көндәшләрнең һөҗүмнәренә чыдарга, югалып калмыйча аларны кире кагарга өйрәнергә кирәк иде...”

Әлбәттә, коллектив уңышлары җитәкчеләр штабының максатчан хезмәтенә дә нык бәйле. Валерий Четверикка бу эштә Иван Буталий белән Евгений Четверик ышанычлы таяныч булдылар. В.Четверик искәртеп үткәнчә, “чиста тренерлык эшендә безгә бик күп нәрсәне яңадан карап чыгарга, һәр уенның үз сурәтен, үз ысулын ачыкларга туры килде. Уңай нәтиҗәле, техник яктан камил, матур уен күрсәтү өчен элемтәләр төгәллегенә, сызыклар бәйләнешенә ирешү кирәк. Безнең үзәк сызык, мәсәлән, бу зонада уйнаучы командалар арасында иң яхшылардан иде. Аның уенчылары сезон барышында кайбер командаларның һөҗүм сызыгына караганда да күбрәк туп кертте. Футболчыларның кайсы сызыкта яхшырак уйнауларын исәпкә алып, шул амплуада файдалану безнең табыш, ә көндәшләр өчен көтелмәгән нәрсә булды”...

КАРШЫЛЫКЛЫ СЕЗОН

Гадәттәгечә, 1991 елгы сезон башында “КАМАЗ” җитәкчелеге төп игътибарны команданы тулыландыруга юнәлтте. Яңа табышлар арасында сакчылар Александр Горбачев, Сергей Соломенников һәм Сергей Юркевич, ярымсакчылар Нияз Акбаров, Валерий Дяблов, Дмитрий Карсаков, һөҗүмче Алексей Качарин исемнәрен атап үтик. Форвард Виктор Панченко да Чаллыга кайтты. Тулаем алганда, сезон, алдан ук уйланылганча, “КАМАЗ” өчен авыр да, кызыклы да булды. Чөнки, башка коллективлар инде ничә еллар буена традицион куәтле командалар белән көч сынашса, безнекеләргә чираттагы тапкыр өр-яңа, тагын да югарырак дәрәҗәдә уйнарга туры килде.

Турнирда килеп туган хәлне анализлаганнан соң, шуны күрәбез: “КАМАЗ”га сезонны оттырыштан башларга туры килде. “Старт”ка 0:1 исәбе белән оттырганнан соң, шәһәрдәшләребез “Сокол”ны 3:2 исәбе белән җиңүгә иреште (Чаллы командасының ил беренчелегендә 50 нче тапкыр җиңүе). Моннан соң рәттән дүрт уенда – үз кырында “Крылья Советов”ка 1:2, “Лада”га 0:2, кунакта “Дружба”га 0:3 һәм “Цемент”ка 1:3 исәбенә оттыру ачысын татыды.

Җиңелүләр күп кенә җитешсезлекләрне барларга ярдәм итте, дияргә мөмкин. Уңышсызлыкларның сәбәбе, беренче чиратта, квалификацияле уенчылар һәм әхлакый-психологик әзерлекнең җитенкерәмәвенә бәйле икәнлеге ачыкланды. Тренерлар штабы ашыгыч чаралар күрергә мәҗбүр булды. “КАМАЗ”га тәҗрибәле совет футболы ветераны, элек Мәскәү “Динамо”сында һәм “Кубань”да чыгыш ясаган 35 яшьлек ярымсакчы Николай Колесов чакырылды. Һәм һич арттырусыз шуны әйтергә мөмкин - ул килгәч футболчыларда үз көчләренә ышаныч уянды. Ә беренче әйләнеш азагына команданың барлык составы да ныгытылды. Икенче әйләнеш башында “КАМАЗ” - импровизация, уен фикерләве белән баетылган үзенә генә хас уен рәвеше булган камил футбол механизмына ия команда иде инде. Шуңа күрә көндәшләр капкасы янында гол ситуацияләрен дә ешрак оештыра башлады. Нәтиҗәдә, алдагы уеннар, аеруча үз кырында үткәннәре, күп очракта чаллылылар “диктовкасы” астында үтә иде. Мондый уенның нәтиҗәсе буларак, әлеге турнирда автозавдчылар унынчы урынны яулады.

Шунысы да бар, бу ел “КАМАЗ” җанатарларында ике яклы тойгы калдырды. Бер яктан, моңарчы күрелмәгән югарылыктагы көндәшлек һәм турнирны дебютантка лаек нәтиҗә белән тәмамлавы аларда киләчәккә зур өмет уятты, икенче яктан, яраткан команданың турнирга бик уңышсыз кереп китүе һәм озак вакыт төп көндәшләр күләгәсеннән чыга алмавы сагайтты.

Команда өчен бик авыр моментта һөҗүмгә җибәрелгән Юрий Кузнецов аеруча мактауга лаек. Николай Колесов, Сергей Ковалев кебек тәҗрибәле урта сызык уенчылары, сакчылар ярдәме бәрабәренә, Ю.Кузнецов сезон барышында, ниһаять, үзенең иң яхшы мөмкинлекләрен, сәләтен ачуга иреште. Баш белән уйный белү, голны сиземләү, көчле тибү осталыгы кебек һөҗүмче өчен мөһим сыйфатларга ия футболчы буларак, кыр уртасындагы “кара” эштән дә читләшмәде, команда өчен авыр мизгелләрдә, кайбер яшь партнерларыннан аермалы буларак, үз капкаларын саклауда да ярдәм итте. Безнең зонадагы һөҗүмчеләр бәхәсендә соңгы турга кадәр әйдәп барган Ю.Кузнецов, һичшиксез, үзәк зонаның иң нәтиҗәле уенчысы дип танылырга тиеш иде. Ләкин көньяк командаларының берсенең җитәкчесе бу номинациядә үз һөҗүмчесе җиңүче дип танылсын өчен барысын да эшләде. Моңарчы башка уенчылар күләгәсендә генә диярлек йөргән бу футболчыда кинәт гаҗәеп төз тибү осталыгы ачыкланды. Нәтиҗәдә, шул егет, соңгы ике уенда да дүртәр туп кертеп, иң яхшы һөҗүмче исеме өчен бәхәскә нокта куйды.

Соңыннан ачыкланганча, бу чемпионат СССР дәверенең соңгы футбол турниры булды. 1991 елда илнең таркалуы дәүләт үсешенең яңа эрасын билгеләде. Шулай ук футболны да тамырдан үзгәрешләр көтә иде.

Бу елда булган тагын бер вакыйга билгеләп үтелергә лаек, дип исәплибез. Валерий Четверик белән ЦСКАның баш тренеры Павел Садыринның үзара дустанә мөнәсәбәте командаларның ике тапкыр Чаллы шәһәрендә иптәшләрчә матч үткәрүе белән ныгытылды. Июньдә автозаводчылар Мәскәү кунакларын 1:0 исәбенә откан булса, тагын бер атнадан армеецлар СССР кубогын яулады. Көз азагында ЦСКА Чаллыда тагын шул исәпкә оттырды, ә берничә көннән СССР чемпионы исемен алды. Ирексездән шундый уй туа: ә бәлки армеецларның бер сезонда ирешкән ике зур уңышы белән нәкъ менә ике тапкыр безнең шәһәргә килеп, ике тапкыр безнең командага бер үк исәп белән җиңелүе арасында бәйләнеш юкмы икән?..

ЮГАРЫ ДАИРӘГӘ – “ЯЛТЫРАП”

1992 елда футбол тарихының яңа Россия чоры башланды. “КАМАЗ” өчен ул ил чемпионатының беренче лигасында уйный башлау һәм беренче футболчыларын югалту белән истә калды. Мәскәү армиячеләренең ышанычлы, оста уены Чаллы капкачысы Платон Захарчукка “ЦСКА”га күчәргә этәргеч ясады. Александр Горбачев, Дмитрий Карсаков һәм Сергей Юркевич та башка командалар чакыруын игътибарсыз калдыра алмады. Төрле сәбәпләр аркасында Евгений Ефремов, Николай Гутарев, Михаил Усов, Александр Митрохин китте. Бер сүз белән әйткәндә, 1992 елда «КАМАЗ» тамырдан үзгәрде. Яңа көчләр сыйфатында тәҗрибәле капкачы Андрей Новосадов, сакчылар Владимир Пивцов, Вячеслав Воробьев һәм бик яшь Евгений Варламов, ярымсакчы Александр Федоров, һөҗүмчеләр Олег Мирный, Павел Юрцев и Марсель Төхвәтуллин килеп кушылды. Узган сезон барышында ук килгән яшь капкачы Руслан Нигъмәтуллин, голкипер Сергей Пономарев киткәннән соң, “КАМАЗ”да ныгып калу мөмкинлеген алды.

Ышанычлы җиңүләр бәрабәренә “КАМАЗ” турнир таблицасында үз лидерлыгын шундук билгеләп куйды һәм соңгы матчларга кадәр шул дәрәҗәне кулыннан ычкындырмады. Чит кырда уйнауны да көндәшләренең өстенлегенә сәбәп итеп карамады чаллылылар. Көндәшләре кырында үткән беренче уеннарда “КАМАЗ” Уфаның “Гастелло”сын 4:0 исәбенә (өч тупны В.Панченко кертте), “Металлург”ны 1:0 исәбенә (гол авторы - Колесов) җиңеп кайтты. Үз кырларында үткән матчларда да көндәшләренә бернинди шанс калдырмадылар – Миасс “Торпедо”сын 2:0, Чиләбе “Зенит”ын 5:0, кунакта “Светотехника”ны 2:1 исәбенә оттылар. Беренче әйләнешнең соңгы уенында исә Йошкар-Оладан килгән “Дружба”га хәтта алты туп “төяп” җибәрделәр. Шуңа өстәп, бу турнирда “КАМАЗ”ның рәттән сигез уенда җиңүен дә ассызыкларга кирәк. Сезон барышында нибары биш тапкыр оттырды автозаводчылар.

Ышанычлы уены, җиңү артыннан җиңү яулауның нәтиҗәсе буларак, Чаллы футболчылары бу сезонда кече алтын медальгә лаек булды. Шул ук вакытта, җиңүче команда белән икенче урынны алган Рязань “Торпедо”сы арасында аерма тугыз очко тәшкил итте! Көндәшләре капкасына иң күп туп кертүче дә (78), үз капкасына иң аз туп керттерүче (19) дә – “КАМАЗ” иде.

Менә шулай, кем әйтмешли, саф намус белән, футбол дөньясын шаулатып, беркемдә, хәтта калган 17 көндәшендә дә бер тамчы шик калдырмыйча, ялтырап килеп керде Татарстан командасы Россия футболының югары даирәсенә. Виктор Панченко, 25 туп кертеп, иң яхшы һөҗүмче исеменә лаек булды.

“КАМАЗ” ил Кубогы өчен көрәштә дә шактый уңышлы чыгыш ясады. Ахыр чиктә, югары лигада уйнаучы Мәскәү “Динамо”сы безнекеләрдән өстен чыкты. Ил башкаласында үткәрелгән матч мәскәүлеләр файдасына 3:0 исәбенә тәмамланды.

Алда – Россия футболы грандлары белән танышу, көндәшлек сезоны...

Текст авторы: Евгений Квитко, СССР һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
(“Футбольному клубу “КАМАЗ” 30 лет!” дигән китаптан.)
Амур ФӘЛӘХОВ тәрҗемәсе.

1993-1997 года

УҢЫШНЫҢ ИҢ ЮГАРЫ НОКТАСЫ

Үзенең “Дуамал футболда дуамал тормыш” («Безумная жизнь в безумном футболе») дигән китабында Валерий Четверик болай дип яза: “1988 елдан соң мин футболчылар алдына дүрт елдан беренче лигага чыгу бурычы куйдым, ә югары лига турында ул чагында сүз дә юк иде. Югары лига хәтта алгарышлы планнарда да телгә алынмады. Мөмкинлекләребезне ачыктан-ачык күреп торганга, ул безнең өчен ниндидер болытлар артындагы хыял гына булды. Ләкин инде 1993 елда ук без югары лигада чыгыш ясый башладык. Димәк, без, үзебез дә сизмәстән, аңа таба киң адымнар белән атлаганбыз!”

Югары лигага шулай тиз килгән команда яңа проблемаларга да юлыкты. Аларны тиз арада хәл итәргә кирәк иде. Мисал өчен, “Гренада” паркындагы стадион югары лига уеннарын үткәрерлек сыйфатта түгел, Федотоводагы футбол базасын төзекләндерү, заманга яраклаштыру таләп ителә. “КАМАЗ”ның яңа сезондагы стартыннан соң бер ай үтүгә автогигантны бөлгенлеккә төшергән янгын булу сәбәпле, команданың сизелерлек арткан чыгымнарын предприятие берүзе генә күтәрә алмас дәрәҗәгә җитте.

БЕРЕНЧЕ УНЛЫКТА

Әле 1990 елда гына икенче лигада чыгыш ясый башлаган команданың өч сезон эчендә югары лига коллективына әверелүе, беренче чиратта состав яңартылуын таләп итте. Һәм үзгәрешләр сизелерлек булырга тиеш иде, чөнки төп уенчылар инде нык өлкәнәйде. Шуңа күрә В.Четверик яңа уенчылар сайлауга җенТекләп кереште һәм команданы яхшы гына тулыландыра алды. “КАМАЗ”га Михаил Синев, Алимжон Рафиков, Владислав Зубков, Александр Никифоров, Рөстәм Фәхретдинов, Виталий Миленин, Сергей Ильин, Евгений Дурнев, Борис Тропанец, Алексей Бабенко кебек осталар килде. Инде 1993 елгы чемпионатның 13 мартта үткән старт матчында ук Чаллының “Төзүче” стадионында безнең “КАМАЗ” Екатеринбургның “Уралмаш” клубын 3:1 исәбенә җиңү шатлыгын татыды. Автозаводчыларның югары лигадагы голлар исәбен В.Барышев ачты. Калган тупларны Р.Евдокимов белән В.Панченко кертте. Кунаклар коры исәптән уен тәмамланыр алдыннан гына котылды.

Беренче уеннар төрле шартларда үтте: Чаллыда – сигез градус салкында, карлы футбол кырында, бер атнадан Түбән Новгородта – сазлыкны хәтерләтүче футбол кырында, тагын бер атнадан – ясалма кырда... Сезон алды җыеннары да уңышсыз үтте: Адлерда бертуктаусыз яңгыр койды, бераз соңрак Болгариядә дә шундый ук һава шартларында уйнарга туры килде.

Беренче уендагы уңышны рәттән биш җиңелү ачысы алыштырды. Бу вакыйгалардан кәефләре кырылган Чаллы футболчылары төшенкелеккә бирелә башлаган иде инде. Тик В.Четверик үз шәкертләрен тиз арада авыр уйлардан арындыра, тагы да югарырак сыйфатта уйнарга дәртләндерә алды. Мәскәү “Динамо”сына каршы уенга, соңарып булса да, “Гренада” паркындагы стадионны төзекләндереп өлгерделәр. Кызганыч, ул көн – 3 апрель Чаллы футбол сөючеләре өчен икеләтә бәйрәм була алмады – “КАМАЗ” 0:2 исәбенә оттырды.

Чаллы командасының хәле беренче әйләнешнең урталарында гына яхшыра башлады. Үз кырында рәттән өч уенда Мәскәүнең өч командасын җиңде якташларыбыз – “Асмарал”ны 3:0, “Локомотив” белән ЦСКАны 1:0 исәбенә.

Икенче әйләнеш алдыннан “КАМАЗ” составына беренче тапкыр А.Цвейба һәм И.Яремчук (икесе дә Киев “Динамо”сыннан) кебек югары тәҗрибәле уенчылар килеп кушылды. Дөрес, Яремчук, документларын рәсмиләштерүдә каршылыклар килеп чыгу сәбәпле, Чаллы командасы өчен киләсе сезоннан гына уйный башлады.

“КАМАЗ”ның 1993 елгы сезонның икенче әйләнешендә дә уңышлы чыгышлары аз булмады. Андыйлар исәбенә Владикавказның “Спартак” командасын 5:2, Мәскәү “Торпедо”сын 4:1, Ставрополь “Динамо”сын 3:0 исәбе белән җиңүне кертергә мөмкин. Кызганыч, уңышсыз матчлар да җитәрлек булды. Мәскәүнең “Спартак” клубына, “Крылья Советов”ка, “Ротор”га, “Уралмаш”ка зур исәп белән оттыру мондый югары дәрәҗәдә уйнау тәҗрибәсе җитмәүнең нәтиҗәсе иде.

Сезон йомгаклары буенча, Россия чемпионатында беренче адымын ясаган Чаллы клубы, алты көчле команданы артта калдырып, унынчы урынны алуга иреште. Якташларыбызга турнир таблицасында “КАМАЗ” кебек үк 30 очко туплаган ЦСКАдан югарырак урнашыр өчен бер-ике туп кына җитми калды. Сүз уңаеннан, аларның бу сезондагы шәхси көндәшлеге “КАМАЗ” файдасына тәмамлануын әйтергә кирәк – Мәскәүдәге уен 1:1 исәбенә бетте, ә Чаллыда хуҗалар 1:0 исәбе белән җиңү яулады.

Яңа команда югары лигада чыгыш ясаучы башка клубларны тагын бер үзенчәлеге белән сокландырды: аның бер спортчысы – ул заманда зур даирәләрдә әллә ни билгеле дә булмаган Виктор Панченко илнең иң көчле командаларының капкачылары өчен “проблема”га әверелде. Барысыннан да күбрәк туп керткән (21) якташыбызның исеме, 1993 елгы Россия беренчелегенең югары лигасында иң результатлы уенчы буларак, футбол тарихына кереп калды. Шул ук вакытта Виктор төрле елларда югары класслы футболчы буларак танылган бик күпләрне – Олег Веретенниковны (Волгоград), Владимир Бесчастных белән Николай Писаревны (Мәскәү “Спартак”ы), Игорь Симутенковны (Мәскәү “Динамо”сы) һәм башкаларны узып китте. Бу сезонда В.Панченко чын-чынлап футбол каһарманы иде. Традицион призлар алды. “Труд” газетасыннан, 14 матчта 21 туп керткән өчен – иң яхшы һөҗүмче буларак. “Красная Звезда” газетасыннан, бер уенда өч һәм аннан да күбрәк туп керткән өчен (сезонда ике тапкыр хет-трик ясады) - һөҗүм рыцаре буларак. Екатеринбургның “Уральский рабочий” газетасыннан - икенче сулыш уенчысы, ягъни элек югары лигадан китеп кабат кайткан һәм үзен оста уенчы итеп күрсәтә алган өчен.

“Чемпионатның барышы шуны күрсәтте: югары лигада уйнау хокукы алу бер нәрсә, менә шул хокукны яклап кала алу – бөтенләй башка икән”, - диде В.Четверик, беренче сезонга йомгак ясап.

Сезон дәвамында В. Клонцак, И. Винников, П. Захарчук, В. Панченко һәм башкаларның үз җилкәләрендә зур җаваплылык тоеп эшләве күренеп торды. Бу сезонда уеннарына халык иң күп йөри торган командалар өчлегенә керүен дә “КАМАЗ” активына язып куярга мөмкин. Әлбәттә, монда үз кумирларына һәрьяклап теләктәшлек күрсәтүче җанатарларга рәхмәт сүзләре ирештерергә кирәк...

АМЕРИКА ЮЛЛАРЫ ҺӘМ СТАДИОННАРЫ БУЙЛАП

1993 елгы сезонда “КАМАЗ”ның яшь футболчылары өчен АКШның Буффало шәһәренә Бөтендөнья студентлар Универсиадасына бару әһәмиятле вакыйга булды. Бу вакытта “КАМАЗ” командасында башлыча Волгоград физик культура институтының Чаллы филиалында белем алучы студентлар уйный иде. Илнең спорт җитәкчелеге аны Россия студентлар җыелма командасының базасы итү тәкъдиме белән чыкты, ә җитәкче итеп Валерий Четверик билгеләнде.

Беренче этапта россиялеләр яхшы гына чыгыш ясады – беренче сигезлеккә керү мәсьәләсен уңышлы хәл иттеләр. “Д” төркемендә бер-бер артлы Италия (1:0), Нигерия (5:0), Англия (5:0) җыелмаларын отып, финалның дүрттән бер өлешенә чыктылар. Кызганыч, ике көнлек интервал белән бик эссе һава шартларында өч матч үткәрү безнең футболчыларны хәйран ялыктырып өлгерде. Чираттагы көндәш – Корея командасы. Алар мондый шартларга ияләшкән, үзләрен безнекеләргә караганда сафрак хис итәләр. Кореялылар безнекеләрне 2:1 исәбенә отты. Җиңүгә китергән тупны уен тәмамланырга бер минут калгач керттеләр. Шуннан соң Россия җыелмасы Голландияне 3:2 исәбенә җиңеп, японнарга 2:5 исәбенә оттырды. Нәтиҗәдә, Россия футболчыларына алтынчы урын гына тәтеде.

Россиянең төп студентлар командасы данын бу турнирда капкачылар Платон Захарчук белән Руслан Нигъмәтуллин, кыр уенчылары Сергей Ковалев, Владимир Клонцак, Михаил Синев, Сергей Ильин, Евгений Варламов, Роберт Евдокимов, Павел Куракин, Евгений Дурнев, Алексей Бабенко, Виталий Миленин, Рөстәм Хуҗин, Анатолий Мастров яклады.

Безнең уенчыларның чирекфиналда лаеклы уен күрсәтергә көчләре җитмәве кызганыч, билгеле. Ләкин, шул ук вакытта, бу турнир ялгышларны исәпкә алырга, чираттагы Универсиадага яхшырак әзерләнергә җирлек тудырды...

БИЕКТӘ ОЧЫШ ЕЛЛАРЫ

Югары лиганың иң яшь остазы чираттагы, 1994 елгы сезонга “КАМАЗ”ның яңа очыш траекториясен билгеләде. Бу юлы Валерий Четверик яңа уенчыларны күп чакырмады. Алар арасында - ярымсакчы Глеб Панферов, сакчы Сергей Кузнецов һәм, ниһаять “КАМАЗ” составында уен кырына чыгу мөмкинлеге алган Иван Яремчук.

Сезонны уңышсыз, Мәскәүдә ЦСКАга 0:1, “Торпедо”га 0:3 исәбе белән җиңелүдән башладылар. Шуннан соң гына “КАМАЗ” “уянып” китте. Үз кырларында үткән беренче уенда ук Владикавказның “Спартак” командасын 6:0 исәбенә тар-мар иттеләр. Шунысы да игътибарга лаек: бу матчта биш туп кертеп, Виктор Панченко Россия чемпионатының бер уенында керткән туплар саны буенча рекорд куйды. Бу матч “КАМАЗ”ның оттырышсыз 13 уеннан торган сериясен ачып җибәрде. Шуларның сигезендә Чаллы спортчылары җиңү яулады, биш уен тигез исәпкә тәмамланды.

Шул рәвешле бер-бер артлы очколар туплый-туплый, АКШта футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелү сәбәпле тәнәфескә тукталганда, Чаллы командасы турнир таблицасының өченче баскычында урын алып өлгерде. Сүз уңаеннан, “КАМАЗ” уенчылары мундиальдә тамашачы сыйфатында гына исәпләнсәләр дә, чынлыкта вакытны әрәм итмичә, Америкада берничә университет командасы белән иптәшләрчә матч үткәрергә өлгерде.

Икенче әйләнеш ил чемпионатындагы вәзгыятьне тамырдан үзгәртте. Нәтиҗәдә, Чаллы командасы артка “тайпылды”. Мәскәүдә “Спартак”ка каршы уйнап 1:3 исәбенә тәмамланган матч истә калды. Дөресен әйтергә кирәк, исәп тагын да аянычлырак булырга мөмкин иде, “КАМАЗ” җитәкчелеге һәм уенчылары “кызыллы-аклы” команданың тагын берничә “гарантияле” тубын кертмәү өчен гаҗәеп зур осталык күрсәткән капкачы Руслан Нигъмәтуллинга рәхмәтле. В.Четверикның һич көтмәгәндә капканы яшь голкиперга ышанып тапшыруы, һичшиксез, Русланның алдагы тормышында мөһим роль уйнады. Сүз дә юк, уен барышында сәләтле капкачыга “Спартак”ның баш тренеры Олег Романцев та “күз атты”. Нәтиҗәдә, озакламый Руслан аның дружинасына күчте һәм Россия җыелма командасы капкачысы дәрәҗәсенә күтәрелде.

Кызганыч, “Спартак” белән уен барышында күңелсез вакыйга да булды. Бер дә уйламаганда, кырның урта бер җирендә “Спартак” уенчысы Дмитрий Аленичев Иван Винниковка тупас һөҗүм итеп, Чаллы футболчысын авыр җәрәхәтләде. Аның берни белән дә аклап булмаслык бу гамәле Чаллы җанатарларының яраткан спортчыларыннан берсенә әверелгән Иванның футбол карьерасына нокта куйды.
Шулай да “КАМАЗ” ул елны Россия чемпионатын чагыштырмача югары урында, турнир таблицасының алтынчы баскычында тәмамлады. Бу – Чаллы футболчыларының югары лигадагы иң зур казанышы иде. Бу уңышның аеруча куанычлы һәм мөһим булуын җанатарлар, җитәкчеләр тагын бер вакыйга белән бәйләде – 1994 ел азагында “КАМАЗ” предприятиесенең 25 еллык юбилеена саллы гына бүләк иде ул.

Сезон тәмамланганнан соң Валерий Четверик “Спорт-Экспресс” журналисты Михаил Пукшанскийга биргән әңгәмәсендә уңышсызлыкларның сәбәбе турында түбәндәгеләрне әйтте: “Иң беренче чиратта, судьяларның “КАМАЗ”га “битарафсыз” карашы, дияр идем. Аеруча, дөнья чемпионатыннан соң. Өч уенда безнең капкага дүрт пенальти билгеләделәр. Беренче әйләнештә – бер тапкыр да булмады... Команданы юк итү буенча максатчан кампания башланды... Ә җитәкчелек судьяларның вәхшилегенә күз йомды... Бер сүз белән әйткәндә, безгә беренче бишлеккә керергә мөмкинлек бирмәделәр...”

1994 елның май аенда безнең өчен тагын бер куанычлы хәбәр килеп ирешүен дә әйтеп узарга кирәк. Чаллы командасы табибы Эдуард Лосенко, узган сезон нәтиҗәләре буенча, үз коллегалары – спорт командаларының табиблары арасында иң яхшы белгеч буларак танылды. Аңа “Медицина сегодня” газетасының махсус призы тапшырылды. Э.Лосенко бу олы бүләккә нәкъ 55 яшьлек юбилее һәм футбол өлкәсендә хезмәт итә башлавының 25 еллыгы алдыннан ия булды. Табиблыгы, кем әйтмешли, Алладан. Медицинада озын, мавыктыргыч та, авыр да юл үткән ул, СССРның бик күп күренекле спортчылары, тренерлары белән очрашкан. Күпчелеге белән табиб буларак, әлбәттә. Ул шәхесләрнең язмышында дәвалаучы, коткаручы ролен башкарган...

БОРЧУЛЫ СЕЗОН

Югары лигада өченче сезонны шулай ук “КАМАЗ” командасының казанышлары активына теркәргә мөмкин. 1995 елда да, якты, истә калырлык җиңүләр яуланды. Ләкин шул ук вакытта борчулы сезон да иде ул. Мәсәлән, Россиянең булачак чемпионы “Спартак-Алания”не 1:0 исәбе белән җиңү (тупны Роберт Евдокимов кертте), тагын бер турдан соң гамәлдәге чемпион - Мәскәүнең “Спартак” командасын 2:0 исәбенә оту (ике тупны да Евгений Дурнев кертте) Чаллы клубының җанатарлары күңеленә аеруча хуш килде. Унынчы турда Чаллы командасы кабул итәргә тиешле башкала “Динамо”сы турнир таблицасының башында тора иде. Моңа кадәр җиңелүне белмәгән команда сезон дәвамында үз капкасына нибары дүрт туп кына керттергән. Матч алдыннан “КАМАЗ”ның төп уенчысы исәпләнгән Николай Колесовның футбол карьерасын тәмамлавы уңаеннан озату тантанасы үтте. Кискен моментларга, кертелгән тупларга бай искиткеч матур көрәш “КАМАЗ” файдасына 5:2 исәбенә тәмамланды. Чаллы ягыннан беренче туп Дурнев хисабында, Тропанец белән Евдокимов - икешәр туп авторлары.

Сүз уңаеннан, Дурнев бу сезонда, һөҗүмче буларак, башкала клубларының кәефен бик еш кырды. Инде “җәзага тартылган” “Спартак”тан тыш, “ЦСКА” да үз кырында җиңелү хурлыгыннан “көчкә качып котылды”. Май аендагы матчта да, Чаллы командасы соңгы минутларда ахыргача игътибар белән уйнаган, икенче тупны капкага үткәрмәгән, шул рәвешле исәп тигезләшмәгән булса, Мәскәү командасын җиңү өчен Дурнев керткән ике туп җиткән булыр иде.

Шулай итеп, 1995 елгы сезонда “КАМАЗ” тугызынчы урынга төште. Дөрес, безнең футболистлар югары лигада чыгыш ясаган өч елга беренче тапкыр уңай баланска да иреште - көндәшләр капкасына 34 туп кертә алды, үз капкасына 30 туп керттерде.

Искәртеп узарга кирәк, бу сезон алдыннан селекцион эш җитәрлек дәрәҗәдә үткәрелмәде. Ул чагында бары тик Александр Каратаев белән Лев Матвеевны чакырып китерергә, Арнольд Слабодичны кайтарырга мөмкин булды. Төп авырлык Платон Захарчук, Евгений Варламов, Владимир Клонцак, Александр Горбачев, Роберт Евдокимов, Виталий Миленин һәм Борис Тропанец җилкәсенә төште. Чаллы командасының югары лигадагы урынын саклап калу өчен нәкъ аларга (Миленин белән Горбачевтан кала) һәм соңрак “КАМАЗ” составын тулыландырган Владимир Зубков, Алексей Бабенко, Михаил Джишкарианига тир түгәргә туры килде.

1995 елда Токиода үткән студентлар Универсиадасында башлыча “КАМАЗ”ның яшь футболчыларыннан торган Россия командасы бронза медален алуга иреште. Икенче якты, истәлекле вакыйга – Татарстанның ул вакыттагы президенты Минтимер Шәймиев кубогына халыкара ярышлар. Анда, безнең футболчылардан тыш Иордания җыелмасы, Болгариянең “Локомотив”ы, Минск “Динамо”сы кебек көчле командалар катнашты. Турнирда җиңү яулаган Белоруссия командасы Татарстан президенты кулыннан махсус кубок – өстенә бәллүр туп куелган зур бәллүр ваза алды. Тагын бу турнир бөек спортчы һәм телекомментатор Николай Озеров әзерләгән һәм гамәлгә ашырган мавыктыргыч чара режиссурасы белән истә калды. Матур парад, футбол кырына парашютчылар төркеме төшү, уен кыры буйлап атаклы чабыш атларында кавалерия эскадроны үтү, бүләкләү тантанасы вакытында оештырылган күз явын алырлык салют кебек гаҗәеп күренешләр беркемне дә битараф калдырмады.

Бу елларда “КАМАЗ”ның нигезен һәм киләчәккә өметен тәшкил иткән күп кенә уенчылар башка клубларга күчеп китә башланды. Моңарчы саллы нәтиҗәләр күрсәтеп һәрдаим җанатарларны да, көндәшләрен дә сокландырып килгән Виктор Панченконың уены да тоныкланды. Матди хәле яхшырак булган клублар Руслан Нигъмәтуллин белән Евгений Дурневны үз сафларына әйдәкләде. Контракт шартларын тиешенчә үтәмәүләренә үртәлеп, Александр Горбачев туган шәһәренә, Ставропольгә кайтып китте. Чаллы егете Платон Захарчук “Ротор”га күчте...

БЕРЕНЧЕ ДӘ БУЛА АЛА ИДЕ

Югары лигага “яшен тизлеге” белән килеп керүе, аз гына вакыт аралыгында моңарчы футбол җитәкчелегенең фавориты булып исәпләнгән башка клубларны да узып китүе белән Россия футболында ихтирам яулап өлгергән “КАМАЗ” командасы 1995 елның җәй ахырында Япониягә, чираттагы Бөтендөнья студентлар Универсиадасына юл алды. Шунда ук искәртеп үтәргә кирәк: Россия җыелмасы уенчыларының 80 процентка якыны ике ел элек бу турнирда катнашкан, аны яхшы күзаллаган футболчылар икәнлеген исәпкә алганда, “шул ук тырмага бастылар” дип әйтергә мөмкин. Мәсәлән, андагы һава шартларын яхшы белгән килеш тә аңа яраклашырга өлгермәделәр. Кырык градус эсседә, һава дымлыгы 100 процент булган хәлдә уйнау Корея, Япония футболчыларына гадәти хәл, ә безнекеләр өчен – чамадан тыш коточкыч.

Команданы И.Буталий белән Е.Четверик җитәкләде. Ә В.Четверик аларга соңрак килеп кушылды.

Ни генә булмасын, эссе һавадан талчыккан, бик үк гадел хөкем итәргә ашыкмаучы казыйларга ачуы чыккан Чаллы футболчылары, шактый кырыс уен күрсәтеп, башта АКШ командасын 2:0, аннары Нигерия җыелмасын 3:0 исәбенә җиңүгә иреште. Кореялеләр белән уртак исәпкә уйнаганнан соң чирекфиналга үттеләр. Әлеге матчта да да бәхет безнең командага елмайды – Иран җыелмасын 3:1 исәбенә оттылар. Шул ук вакытта Захарчук, Горбачев, Дурнев һәм Евдокимов сары, ә Варламов кызыл карточка алырга өлгерде. Безнекеләрдән тыш, ярымфинал уеннарына Украина, Япония, Корея җыелмалары чыкты.

30 августта үткән ярымфиналда Чаллы футболчылары кыр хуҗалары белән тигез югарылыкта уйнап, матч ахырында исәп 0:0 булганлыктан, пенальтилар сериясе турында уйлый башлаганнар иде инде. Уенның 90 нчы минуты. Ауттан ыргытылган тупны эләктереп алган япон футболчысы Машизуки, уйлап та тормастан, безнең капкага таба тибеп җибәрде. Нәтиҗәдә – гол! Үкенечле очраклык. Өченче урын өчен көрәштә Россия җыелмасы ярымфиналда Кореяга оттырган украиннар белән көч сынашты. Безнең студентлар дружинасы Украина җыелмасын 3:1 исәбенә җиңде (Капустин – ике, Буталий бер туп кертте). Турнирның төп бүләген исә, Кореяны 2:0 исәбенә отып, Япония җыелмасы яулады.

Әлбәттә, алга китеш күзгә ташланып тора. Узган Универсиада нәтиҗәләреннән аермалы буларак, безнең футболчылар бронза медальгә лаек булды. Ләкин бу казаныш, аларның үзләрен бик үк шатландырмады да кебек. Чөнки Чаллы студентларының уен дәрәҗәсе, төп көндәшләре белән чагыштырганда бер башка югары, ким дигәндә көмеш медальгә лаек иде...

БЕР УРЫНДА ТАПТАНУ

Россиядә туксанынчы еллар, аеруча икенче яртысы, очраклы гына “явыз”, “җилле” дип бәяләнмәде. Яңа базар мөнәсәбәтләре, аның бартер характеры, башка икътисади кыенлыклар завод-фабрикаларның бөлгенлеккә төшә башлавына сәбәпче булды. Бу афәт КАМАЗ кебек эре предприятиләрне дә читләтеп узмады. Йөк машиналары, запас частьлар чыгару бермә-бер кимегәч белгечләрнең күпчелеге эштән китәргә мәҗбүр булды. Янгыннан соң да мантырга өлгермәгән йөк автомобильләре гигантының хәле көннән-көн катлаулана барды. Футбол клубының бердәнбер иганәчесе КАМАЗ предприятиесе булганга күрә, билгеле ки, команда финанс кытлыгы кичерә башлады.

Бу шартларда, беренче чиратта, 1995 елда ачылырга ниятләнгән яңа стадион турында хыялны читкә куеп торырга туры килде. Уенчыларның хезмәт хаклары киселү күп кенә футболчыларны югалтуга китерде. Футбол өлкәсенә Чаллыда килеп кергән, шунда тәҗрибә туплаган спортчылар да, “КАМАЗ” данын якларга теләге булмаган, китәргә җае чыкканны көтеп кенә яшәгән сикергәкләр дә бар иде алар арасында.

- КАМАЗның президенты, генераль директоры Николай Бех шул чордагы бер сөйләшү барышында демонстратив төстә буш кесәләрен әйләндереп чыгарып: “Командага бүтән акча юк, түзегез!” - диде, - дип сөйләде Валерий Четверик.

Ләкин авыр тренировкалар, физик һәм рухи яктан бик күп көч таләп итә торган киеренке уеннар өчен хезмәт хакы алырга хокукы булган уенчылар инде түзә алмый иде. Шушы чынбарлык Чаллы, Татарстан горурлыгы булган “КАМАЗ” футбол клубының 1996 елдан бер урында таптана башлавына сәбәпче булды.

Ул сезонны автозаводчылар рәттән өч җиңелү белән башлап җибәрде. Командага сугышчан рух, яхшы кәефне кайтарырга тырышулар теләгән нәтиҗәне бирергә ашыкмады. Бөтен сезон дәвамында “КАМАЗ” югары лигада калу өчен көрәште. Бары тик соңгы өч уенда җиңүгә ирешү бәрабәренә генә Чаллы командасы лигадан төшеп калудан котылды.

Сезон нәтиҗәләре буенча, “КАМАЗ-Чаллы”, Сочи “Жемчужина”сы кебек үк, 36 очко туплый алды. Тик безнең команда үзара очрашуларда керткән туплар аермасы буенча алардан өстен иде, шуңа күрә турнир таблицасында ундүртенче баскычны биләде.

1996 елның көзе игътибарга лаек, ләкин күңелсезрәк вакыйга белән дә истәлекле. Чаллы җанатарларының яраткан ярымсакчысы Иван Винников 22 сентябрьдә профессиональ футбол белән хушлашты. Моңа ике ел элек “Спартак”ка каршы уйнаганда алган җәрәхәт сәбәпче иде. Бик купшы озату кичәсе оештырылды, Россиянең эстрада йолдызлары катнашында үткәрелгән шоу-тамаша көчле алкышлар белән кабул ителде. Олег Романцев, Валерий Газзаев, Юрий Семинның тантананың сәбәпчесенә атап язылган котлау телеграммалары укылды, Рәфгат Алтынбаев, Николай Бех, Вадим Пасловның тәбрикләү чыгышлары яңгырады, бүләкләр тапшырылды.

Шул ук елдан “КАМАЗ” клубының җитәкчеләр штабында да, команданың үзендә дә гади генә тасврлап булмый торган аңлаешсыз хәлләр башланды. 1996 елның сентябрендә моңа кадәр алыштыргысыз баш тренер булып торган Валерий Четверик үз постын калдырды. Сезонны аның якын көрәштәше, баш остаз вазыйфаларын башкаручы Иван Буталий җитәкчелегендә тәмамладылар.

Икенче елда “КАМАЗ-Чаллы” белән яңа баш тренер Беньяминас Зелькявичюс җитәкчелек итә башлады. Ул үзе белән футбол өлкәсендә әллә ни балкымаган берничә Литва уенчысын алып килде. Футболчыларга таләпләр шактый йомшарды, кайбер уенчылар режимны бозудан да чирканмады, дисциплина аксады. Автозаводның футбол машинасы зур тизлек белән упкынга таба юнәлде, диярә мөмкин. Мондый вәзгыятьнең нәтиҗәсе дә үзен озак көттермәде: керттергән туплар саны көндәшләр капкасына керткәннәреннән ике тапкыр күбрәк, 18 нче урын. Команда беренче лигага төшеп китте. Өстәвенә, болай да кыен хәлдә калган Чаллы клубының контракт шартларын бозган өчен алты очкосы алынды.

Шуны да искәртеп үтик: “КАМАЗ” футбол клубының матбугат үзәге, елның иң яхшы уенчысын ачыклау максатыннан, 1997 елдан шәһәрнең спорт журналистлары арасында сораштыру үткәрә башлады. Бу сезонда әлеге исемгә Евгений Варламов лаек булды.

“КАМАЗ”ның 90 нчы елларга туры килгән уңышлырак сезоннары турында сөйләгәндә әһәмияте буенча чемпионатлардан берни белән дә аерылып тормаган кубок турнирлары турында да онытырга ярамый. Иң башта Россиянең мактаулы трофее өчен көрәш турында сөйләп үтик. “КАМАЗ” Россия кубогының ике сезонында уңышлы чыгыш ясады. Якташларыбыз ике турнирда да чирекфиналга үтә алды. 1993-1994 һәм 1995-1996 елгы турнирларда бу этапта автозаводчылар юлына башкаланың “Спартак” командасы каршы чыкты. Беренче очракта мәскәүлеләр 3:1 исәбенә ышанычлы җиңү яулады. Валерий Карпин дубле белән Андрей Пятницкий керткән тупка Иван Яремчук бер туп белән генә җавап кайтара алды. Сүз уңаеннан, ахыр чиктә, “Спартак” турнирда җиңеп чыкты. Икенче очрашуда “кызыллы-аклы”ларның өстенлеге әллә ни сизелмәде, шулай да уен язмышын Владимир Джубановның икенче тайм уртасында керткән тубы хәл итте. Шуны да әйтергә кирәк: дүрт елдан соң “КАМАЗ”ны “үпкәләткән” футболчы, башкаланы калдырып, Чаллыга күченеп килде. Монысы инде башка тарих...

ФРАНЦУЗЛАРНЫ ҖИҢЕП БУЛМАДЫ

Чаллы автозаводы командасы тарихының тагын бер якты бите “Интертото” УЕФА кубогында катнашу белән бәйле. Бу турнир турыдан-туры Европа бәйгеләренә эләкмәгән коллективлар, ягъни милли чемпионатларда алтынчы һәм аннан түбәнрәк урыннарны гына алган командалар өчен үткәрелде. Татарстан командасының Европа трофее өчен беренче тапкыр көрәшүе иде бу. Чаллы кырында үткән “Интертото” матчларын тамаша кылырга бөтен Татарстаннан һәм якын-тирә төбәкләрдән җанатарлар җыела иде.

“КАМАЗ” бу турнирда алдагы елда ук катнаша ала иде - 1994 елгы Россия чемпионатында алтынчы урынны алганнан соң. Ләкин илнең футбол җитәкчелеге, ни сәбәпледер, безнең команданы мондый хокуктан мәхрүм итү өчен барысын да эшләде. Бу хакта «Футбол-Review» атналыгы менә нәрсә язып чыкты: “Турнирда катнашучылар арасында сез Россия командасын тапмассыз. Россия футбол җитәкчелеге “Интертото-95” аша УЕФА кубогына үтү мөмкинлеге турында мәгълүматны клублардан яшерде. “КАМАЗ” бәйге шартлары турында мәгълүматны үзе тапты, барлык оештыру эшләрен башкарды, ләкин Россиянең футбол җитәкчелеге аларга “Интертото-95”тә катнашуны тыйды”.

1960 елда Швейцариянең футбол белгече Карл Раппан нигез салган турнир беренче тапкыр 1961 елда үткәрелгән. Ә инде УЕФА канаты астына кабул ителгәннән соң яңа сулыш алган. Нәтиҗәдә, турнирда җиңгән командага УЕФА кубогы өчен көрәштә катнашу хокукы бирелә башлаган.

“КАМАЗ-Чаллы” “Спартак” (Болгария), “Мюнхен-1860” (Германия), “ЛКС-Птак” (Польша) и “Каучук” (Чехия) клублары белән сигезенче төркемгә эләкте. Чаллы командасы үз кырында “ЛКС-ПТАК”ны 3:0 исәбенә җиңүгә, “Спартак” белән уртак исәпкә (2:2) уйнауга, кунакта “Каучук”ны 2:1, “Мюнхен-1860” клубын 1:0 исәбенә җиңүгә иреште. Кызганыч, үз төркемендә беренче урынга күтәрелгән “КАМАЗ-Чаллы” Франциянең “Генгам” клубын “йөгәнли” алмады. Үз кырындагы уенда 2:0 исәбе белән отсалар да, кунакта шул ук исәп белән җиңелүгә дучар булды. 30 минутлык өстәмә таймда бәхет Франция клубына елмайды – алар көндәшләре капкасына тагын ике туп кертә алдылар. Бу елгы кубокны шушы команда отканын гына ассызыклап үтик.

1996 елның сентябрендә В.Четверик исеменә “Интертото” УЕФА кубогының күчерелмәсе һәм хат килде. Анда мондый сүзләр бар иде: “Хөрмәтле сэр! УЕФАның “Интертото-96” кубогының төркем турнирында җиңгән “КАМАЗ-Чаллы” клубын тәбриклибез. Һәм шатланып Сезгә истәлекле бүләк – Кубокның копиясен тапшырабыз. Ярышларда яңадан-яңа уңышлар телибез һәм шәһәр җитәкчелегеннән бу призны командага тапшыруны үтенәбез”...

Текст авторы: Евгений Квитко, СССР һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
(“Футбольному клубу “КАМАЗ” 30 лет!” дигән китаптан.)
Амур ФӘЛӘХОВ тәрҗемәсе.

1998-2003 года

ЧОРЛАРНЫ САЙЛАМЫЙЛАР...

“Чорларны сайлап алмыйлар, анда яшиләр һәм үләләр”, - дип язган бер совет шагыйре. Нинди гадел, тирән мәгънәле сүзләр! Бу гыйбарә бит аерым кешеләр гә генә түгел, кайвакыт ниндидер вакыйгаларга һәм коллективларга да кагыла. Мисалга, ул еллардагы автозавод футболын алыйк.

...90 нчы еллар азагы... Кама автозаводын тагын да авыррак хәлдә калдырган дефолт футбол клубының матди хәлендә дә, команданың әхлакый халәтендә дә чагылыш тапмый калмады.

БИЛГЕСЕЗЛЕК ЧОРЫ

1996 ел азагы һәм аннан соңгы ел В.Четверик өчен гаять авыр булды. Чакырып китерелнән тренер Беньяминас Зелькявичюс аның өметләрен акламады. Ә 1997 ел азагында В.Четверикка карата җинаять эше кузгатылды. Вазыйфаи мөмкинлекләреннән җинаятьчел файдаланып клуб милкен сарыф итүдә гаепләделәр аны. Дөрес, биш айдан соң ул “эш”не яптылар, В.Четверикның да намуслы исемен кире кайтардылар. Ләкин күңеленә кереп оялаган юшкын беркая да китмәде, атаклы тренерның сәламәтлеге какшады.

Бу вакыйгалардан соң озак та үтмәде, 1998 ел башында шәһәр җитәкчелеге аңа кабат клубка кайтырга тәкъдим ясады. Валерий Васильевичның үзе әйтүенчә, бу тәкъдим белән килешү мәсьәләсендә берара икеләнеп торганнан соң, ул туган клубына кайтырга ризалык бирде. Ләкин, шул ук вакытта аңа, беренче лигада уйнаячак команданың сезонга әзерлеге чорында җитәкчеләр штабы белән каршылыклар килеп чыгуы тынгылык бирмәде. В.Четверик сүзләренчә, аны футболчыларның үз һөнәренә мөнәсәбәтләре үзгәрүе, аларның тренировка, уеннар сыйфаты турында түгел, беренче чиратта хезмәт хакының үз вакытында түләнүе турында баш ватуы аптыратты. Ул гына җитмәгән, баш тренер вазыйфаларын башкаручы Иван Буталий сәламәтлегеннән зарлана башлады – моны башта хәлсезлеккә, аннары йөрәк сырхавына бәйләп аңлатты. Бераз вакыт үткәннән соң Буталий бөтенләй: “Мондагы климат миңа ярамый, туган якларга, Кубаньга кайтасым килә”, - дип ярып салды. Нәтиҗәдә, В.Четверикка, вакытлыча булса да, кабаттан команданы җитәкләргә туры килде.

1998 елгы сезонны “КАМАЗ-Чаллы” Түбән Новгородта җирле “Локомотив”ка 0:3 исәбенә оттырудан һәм Тулада “Арсенал” белән 1:1 исәбенә уйнаудан башлады. Үз кырында “Түбән Каманың “Нефтехимик” клубына җиңелгәннән соң (0:2) футболистлар ул чактагы мэр Рәфгат Алтынбаевка шикаять юллады. Баш тренерга шөбһә белдерү турындагы бу хатка кул куючылар арасында хәтта В.Четверик белән иңгә-иң торып дистәләгән еллар буе хезмәт иткән футболчылар да бар иде. Мондый хәлдә Виктор Васильевич үз теләге белән гариза язып отставкага китәргә мәҗбүр булды. Чираттагы тренировканы “кинәт кенә” терелеп киткән Иван Буталий үткәрде.

Сезон дәвам итте, ә “КАМАЗ-Чаллы” күпчелек матчларда көндәшләренә оттыра барып, ышанычлы адымнар белән упкынга тәгәрәде. Бу сезонда әле күптән түгел генә Россия грандларын да нык борчуга салган үзенчәлекле коллектив исәпләнгән Чаллы командасын, мөгаен, иң ялкау клублар гына отмагандыр.42 уенда “КАМАЗ-Чаллы” нибары 32 туп кертә алды. Нәтиҗәдә, иң соңгы, 22 нче урынны алып, икенче дивизионга төшеп китте. Кем әйтмешли, югары лигадан – транзит белән.

Шуны әйтергә кирәк, бу елда да электәнге көндәшләр – Казан һәм Чаллы футболчылары арасында көрәш дәвам итте. Чаллыда алар үзара уртак исәпкә уйнадылар (2:2), ә башкалада бәхет “Рубин”га елмайды – уен алар файдасына 1:0 исәбенә тәмамланды. Казан клубы бу сезонда җиденче урынга лаек булды.

Бу елларда, финанс ягыннан авыр чорда клубның инфраструктурасында да үзгәрешләр булды. Кызганыч, уңай якка түгел. Федотоводагы футбол базасы тартып алынды. Анда төзелгән һәм кайчандыр илнең иң яхшы футбол кырларының берсе булган мәйданда хәзер чабыш атлары утлап йөри. Н.Озеров исемендәге футбол лицеен яптылар. “КАМАЗ-Чаллы”ның моңарчы үзенчәлекле команда төсен яклаган, аның данын күтәргән берничә әйдәп баручы уенчысы башка клубларга күчәргә мәҗбүр булды...

ИКЕНЧЕ ДИВИЗИОНДА

1999 елгы сезонны Чаллы командасы икенче дивизионда (“Урал” зонасы) башлап җибәрде. Коллективның уртача яше 17 дән аз гына артып китә. Футболчыларның яңа буыны вәкилләре арасында кайчандыр “Труд-ПРЗ”га беренчеләрдән булып килгән спортчының улы Ринат Гыйбадуллин да бар. ЦСКАның дубль командасында бер ел уйнап кайткан Дмитрий Солоненко килеп кушылды. Элек Чаллы “Турбина”сының иң оста һөҗүмчесе булган Анатолий Боберның улы Антон пәйда булды. Яшь Евгений Займенцев яхшы гына уен күрсәтте. Сүз уңаеннан: барысы да соңрак осталар командаларында уйный башладылар. Әлегә исә аларга тәҗрибәле партнерлар җитми иде. Шуңа күрә клубка Алимжон Рафиков, Юрий Кузнецов чакырылды һәм, хәтта, инде футболдан читләшкән дип исәпләнүче Владимир Барышев килеп кушылды. Һәр матчта 15-20 минут кына уйнарга исәпләгән бу ветеран, тора-бара сезон ритмына күнегеп, яшьләр белән бер дәрәҗәдә уйный башлады.

П.Захарчук, Р.Евдокимов, Е.Ефремов, Е.Варламов, А.Бабенко, В.Заярный, Б.Тропанец кебек оста уенчылар башка командаларга күчеп китте. Мондый хәлдә “КАМАЗ-Чаллы”дан уңышлы чыгышлар көтеп булмый иде. Иван Буталий күрше Түбән Кама футболын күтәрергә китеп баргач, баш тренер урыны янә бушап калды. Тик, халык әйтмешли, “изге урын буш тормый”. Ул пост кабаттан берничә ай Ижау футбол клубында эшләп алган В.Четверикка тапшырылды. Бу инде безнең шәһәрдә футболга нигез салган шәхеснең әлеге урынга өченче тапкыр килүе иде.

1999 елда команданың җиңүләре дә, оттырышлары да күп булды. Яшь автозаводчылар әкренләп кенә тәҗрибә туплады. Екатеринбургта “Уралмаш”ка 0:4, Чиләбе “Зенит”ына 0:2, үз кырында “Носта”га 0:1 исәбенә оттырган булсалар, икенче әйләнештә барысыннан да “үч алдылар” – 3:1, 2:1, 1:0 исәбенә җиңү яуладылар. Ягъни, бу турнирда җеренчелекне алган “Носта” да (сезон барышында нибары ике тапкыр гына җиңелде, шуның берсе – “КАМАЗ-Чаллы”га), бронза медаль яулаган “Зенит” та, җиденче урынны алган “Уралмаш” та Чаллы футболчыларына каршы тора алмады. Ә сезонны безнең команда 10 нчы урында тәмамлады.

“КАМАЗ-Чаллы” икенче урынны алган Түбән Каманың “Нефтехимик” командасына 0:2 исәбенә оттырды. Гомуми статистика автозаводчыларның 11 уенда җиңеп, 12 матчта оттырганлыгын, турнирны туплар буенча да тискәре баланс белән (41/46) тәмамлавын күрсәтә. Болар барысы да - безнең футболчыларның менә инде бишенче ел рәттән сөзәк юлдан шуышуларын, нәтиҗәле уен күрсәтә башлау өчен бөтен нәрсәне тамырдан үзгәртеп кору кирәклеген дәлилләүче факт иде.

Бу елда яңалыклар да булды. Җирле журналистлар арасында үткәрелгән традицион сораштыру номинантлар исемлеген киңәйтергә мөмкинлек бирде. Иң яхшы уенчы дип ярымсакчы Альберт Царев танылды. Иң яхшы дебютант исеменә дә ул лаек булды. Сакчы Евгений Займенцевка иң яхшы яшь уенчы исеме бирелде.

1999 ел азагында В.Четверик, үзе белән сәләтле Антон Боберны ияртеп, Самараның “Крылья Советов” клубына китеп барды. “КАМАЗ-Чаллы”ны моңарчы “Аверс” банкында эшләгән Юрий Васильев җитәкләде, ә баш тренер вазыйфасына, бер ел эчендә команданы беренче дивизионга чыгарырга вәгъдә иткән Петр Шубин алынды.

ТРЕНЕРЛАР ТӨРЛЕ БУЛСА ДА, СЕЗОННАР БЕР ҮК

2000 елгы сезонда “КАМАЗ-Чаллы” шактый уңышлы чыгыш ясады. Турнирны алар үз кырларында “УралАЗ”ны 2:0, “Содовик”ны 1:0, “Газовик”ны 4:0 исәбенә җиңү белән башлап җибәрде. Ләкин шуннан соң күршедәге “Нефтехимик” (0:2), Чиләбе “Зенит”ына (0:1) оттырдылар. Әлеге оттырышлардан соң Петр Шубин: “Бу уңышсызлык куркыныч түгел. Төп игътибар селекцион эшкә биреләчәк. Моның белән бездә Владимир Инютин шөгыльләнә”, - дип белдерде. Команданы яңа, сәләтле уенчылар белән тулыландырганнан соң хәл сизелерлек яхшырачак, дип ышанды ул. Ике дистә футболчының мөмкинлекләрен күзәткәннән соң, командага тугыз кеше кабул итте. Тик яңа уенчылар яңа шартларга ияләшсен, команда рухы барлыкка килсен, коллектив тәмам бер системага әверелсен өчен вакыт таләп ителә иде.

Күп тә үтмәде, яңартылган “КАМАЗ-Чаллы” 0:3 исәбе белән “Уралмаш”ка оттырды. Аннан соң хәл сизелерлек яхшыра башлады. Ижауның “Динамо”сын 2:0, Йошкар-Оланың “Спартак” клубын 8:1 исәбенә тар-мар иттеләр. “Кертелгән туплар” графасында бу елда Роман Стрижов, Павел Прыгунов и Владимир Джубанов исемнәрен ешрак күрергә мөмкин иде.

«КАМАЗ-Чаллы» бу сезонны призлы өченче урында тәмамлады. Беренче урынны автозаводчыларны бер уенда 1:0 исәбенә җиңеп, җавап матчында аздан гына җиңелми калган, исәпне соңгы минутта гына тигезләү бәхетенә ирешкән (2:2) “Нефтехимик” яулады.

Шушы ук 2000 елда футбол клубының башкарма директоры итеп Яков Давидович Брегман билгеләнде. Баш тренер сыйфатында кабаттан Иван Буталий чакырылды.

2001 елгы сезон да “КАМАЗ”га дан өстәмәде. Шәһәрнең ярдәме сүздә генә калганлыктан, футбол командасы үз атамасындагы “Чаллы” сүзен алып ташларга булды. Иван Буталий кул астында шөгыльләнүче бригада узган елгы нәтиҗәне кабатлый алды - 64 очко, өченче урын, шундый ук диярлек туплар балансы (81/26). Дөрес, узган елгыдан аермалы буларак, шанлы җиңүләр бу сезонда азрак булды. Алар исәбенә Чайковск шәһәренең “Энергия” командасына каршы уенны гына кертергә буладыр. Барлык сезоннарда да диярлек чаллылыларның “канын күп эчкән” командадан рәхәтләнеп үч алды “КАМАЗ” – кунаклар капкасына 10 җавапсыз туп керттеләр!

Турнирда беренче урынны “Уралмаш”, икенче урынны Стәрлетамакның “Содовик” командасы алды. Ләкин бу юлы Екатеринбург командасына, күчеш уенында Хабаровскның “СКА-Энергия”сенә оттырганга күрә, беренче дивизионга күтәрелү бәхете тәтемәде. Шул ук икенче дивизионда, шул ук “Урал” зонасында калды.

Туп кертүчеләр турында сөйләгәндә... 2001 елгы сезонда автозавод дружинасында яңа һөҗүмче фигурасы балкып чыкты. Берничә елдан көндәшләре өчен куркыныч символына, Чаллы җанатарлары өчен кумирга әвереләчәк Виталий Ермилов иде ул. Тула “Арсенал”ыннан күчеп килгән һөҗүмче 2001 елгы сезонда ук көндәшләре капкасына 21 туп кертүгә иреште (бу сезонда автозаводчылар керткән барлык тупларның 25 проценттан артыгы!). Җирле журналистлар бу форвардны яңа гасырның беренче елында иң яхшы һөҗүмче һәм сезон дебютанты исеме белән зурлады...

ҮЗГӘРЕШЛӘР АЛДЫНДА

2002 ел тагын да күбрәк канәгатьсезлек китерде.

Автозаводчылар сезон дәвамында, һич югы беренче бишлеккә күтәрелү мөмкинлеге дә ала алмыйча, урталыкта чайкалып йөрделәр. Бу аларның елы түгеллеге сизелеп тора иде. Результатлык сизелерлек кимеде. Сезон башында җиңүләр әледән-әле җиңелү белән алышынып торды. Ермилов фамилиясе дә элеккедән сирәгерәк ишетелә башлады. Шулай да, сезон ахырына аның активында 15 туп бар иде. Бу казанышларын һәм һәм партнерларына нәтиҗәле уен мөмкинлеләре бирү сәләтен исәпкә алып, журналистлар Ермиловны янә елның иң яхшы һөҗүмчесе исеме белән бүләкләделәр.

Шулай да “туннель ахырында яктылык” күренә башлады. Авыр 90 нчы еллар арта калды. Кама автозаводы җитәкчелегенә Иван Костин килгәч, бер төркем энтузиаст-җитәкчеләр (алар арасында генераль директорның башкалардан аеруча активлыгы белән аерылып торучы урынбасары Илдар Халиков та бар иде) кризистан чыгу юлларын эзләргә кереште. Предприятие әкренләп җанлана, автомобильләр, запас частьләр чыгару арта башлады. Җитәкчеләрнең социаль мәсьәләләргә карашы да үзгәрде. Әгәр 1999 елда И.Костин футбол клубына ярдәм итүдән катгый рәвештә баш тарткан булса, 2002 елда, үз гаебен юарга теләгәндәй, җилкәләрен турайта башлаган хезмәткәрләрнең инде “ипи” генә түгел, “тамаша” да таләп итүләрен дә исәпкә алып булса кирәк, беренче дивизионда ышанычлы уен күрсәтә алырлык команда оештыру фикерен күтәреп чыкты. Аның бу башлангычын Илдар Халиков та хуплады.

Клубның башкарма директоры Яков Брегман яңа тренер эзләргә кереште. Иң башта Петр Шубин кандидатурасы буенча фикер алышалар. Ләкин 2000 елдагы уңышсызлыклар, беренче лигага чыгару буенча вәгъдәсен үти алмау нәтиҗәсендә, аның абруена тап төшкән иде инде. Көтмәгәндә, кемдер тәкъдим иткән Юрий Газзаев кандидатурасы калкып чыкты. Брегман белән Панченко аны табып, “КАМАЗ”га килергә, клубның менеджеры һәм баш тренеры булырга күндерделәр.

Тиздән аңлашылганча, Юрий Газзаев кандидатурасына тукталуның гомумән Чаллы футболы һәм “КАМАЗ” командасы өчен зур уңыш булып чыгуы аңлашылды. Яңа тренер белгеч буларак та, футболчылар һәм коллегалары мөнәсәбәтендә әдәпле кеше буларак та хөрмәт казанды.

Белешмә: Юрий Газзаев 1960 елда Орджоникидзе (хәзер - Владикавказ) шәһәрендә туган. Бала чактан ук фанатик рәвештә футболга бирелгән кеше. Унбиш ел дәвамында җирле “Спартак”та, 1979-1981 елларда Мәскәү “Динамо”сында, СССРның үсмерләр һәм яшьләр җыелма командасында уйнаган. 1996 елдан – Төньяк Осетия дәүләт университетының спорт һәм икътисад факультетларын бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң – тренерлык эшендә. Аның җитәкчелеге астында “Моздок” (Моздок), “Автодор” (Владикавказ), “Титан” (Реутово) командалары зур уңыш яулаган. 2002 елның көзендә Яр Чаллы шәһәренә килгән. Шундук “КАМАЗ” командасының баш тренеры итеп чакырылган.

2002 елгы сезон тәмамлану белән Юрий Газзаевны футбол клубының генераль директоры итеп тә сайлыйлар.

Вакыт күрсәткәнчә, зур тәҗрибәле яңа җитәкче килү белән, шактый еллар буена уңышсызлыклар кичергән безнең команданың яңа биеклекләргә күтәрелү чоры башланды.

КУРСНЫ АЛМАШТЫРУ

Автозаводчыларның уены тиз арада тагы да кискенрәк тактик төсмер алды, футболчылар остаз тәкъдим иткән һәр хәрәкәтне аңлап эш итәргә тырышты. Нәтиҗәдә, “КАМАЗ” югарыга күтәрелә башлады. Ләкин инде ахырына якынлашып килүче бу елда моның өчен вакыт җитми иде, шуңа күрә “КАМАЗ”га җиденче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде.

Юрий Газзаевның баш тренер итеп билгеләнүе КАМАЗ ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры вазыйфасына Сергей Когогин сайлану белән бер вакытка туры килде. 2003 елгы сезон башланыр алдыннан беренче тапкыр “КАМАЗ” командасы белән очрашкач, дзюдо буенча спорт остасы Сергей Когогин болай диде: “Моңа кадәр мин футболга салкын карый идем. Ләкин “КАМАЗ”ның тугры дуслары – Чаллы футбол сөючеләренең трибунада яраткан командалары өчен ихлас борчылып утыруларын, дәртләнеп җан атуларын күргәч, шул мизгелдән үземне алар белән, команда белән бергә хис итәм. Безгә икенче дивизионда уйнау килешми, командага беренче дивизионга чыгу бурычын куям”.

Һәм генераль директор үз сүзләрен клубка даими финанс ярдәме күрсәтүе, үзе дә җанатарлар сафына басып, Чаллыда үткәрелгән һәр матчка килүе белән ныгытты.

Чираттагы ил беренчелегенә әзерләнгәндә, Ю.Газзаев селекцион эшкә дә, уенчыларны техник-тактик яктан әзерләүгә дә зур игътибар күрсәтте, сезон алды җыеннарын нәтиҗәле үткәрде. Сезонны “КАМАЗ” составында башлап җибәргән яңа спортчылар арасында Айрат Гайнуллин, Денис Девицкий, Сергей Булатов, Дмитрий Полянин, Виталий Панов бар иде. Роберт Евдокимов белән Эмиль Назаров та кайтты.

Чаллы клубының яңа оештырылган “Урал-Идел буе” зонасындагы турнир юлы авыр һәм сикәлтәле булды. Беренче уеннарда Ульяновск “Волга”сына 0:2, Димитровградның “Лада-СОК” клубына 0:1 исәбенә оттырырга туры килде. Шуңа өстәп, Новотроицк “Носта”сына 0:2 исәбенә җиңелгәннән соң беренче дивизионга юллама яулап алу өмете сүрелә башлаган иде иде. Лидердан калышу сигез очкога җитте. Ләкин ихтыяр көчен эшкә җигеп, “КАМАЗ” инде алдагы матчта ук “Газовик”ны 5:1 исәбенә җиңүгә иреште. Шуннан соң тотрыксыз алга ыргылып, башка бер генә уенда да оттырмыйча, беренче баскычка менә алды. Аларның Чиләбе “Лукойл”ы һәм турнирның лидеры булган “Содовик” белән кискен көндәшлеге соңгы турга кадәр дәвам итте. Курганда үткәрелгән соңгы уенда исә Чаллы футболчылары “Тобол”ны 4:1 исәбенә җиңелергә мәҗбүр итте.

Нәтиҗәдә, биш еллык тәнәфестән соң, “КАМАЗ” кабат беренче дивизионга күтәрелде. Бу сезонда Виталий Ермилов “КАМАЗ” футбол клубы тарихында иң яхшы һөҗүмче исемен алды һәм, өченче ел рәттән, җирле журналистлар тарафыннан иң яхшы футболчы буларак билгеләп үтелде. Сезон ахырында “Урал-Идел буе” җыелма командасының баш тренер итеп билгеләнгән Юрий Газзаев аны да традицион “Өмет (“Надежда”) яшьләр турнирында җиңүгә китереп җиткерде...

Текст авторы: Евгений Квитко, СССР һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
(“Футбольному клубу “КАМАЗ” 30 лет!” дигән китаптан.)
Амур ФӘЛӘХОВ тәрҗемәсе.

2004-2011 еллар

ТОТРЫКЛЫЛЫК ЧОРЫ

2004 елдан башлап, “КАМАЗ” Россия чемпионатының беренче дивизионында ныгып калды. Шунда сигез сезон чыгыш ясаган Чаллы командасы турында, горурланмыйча гына, шуны әйтергә мөмкин: автозаводчылар милли чемпионатның бу эшелонында үзләрен, беренчедән, аягында шактый нык басып торучы лидерларның берсе, икенчедән, иң тотрыклы коллектив итеп күрсәтә алды. Бу, үз чиратында, команданың, футболистларның дәрәҗәсе артуы хакында сөйли иде. Тик 90 нче еллар уртасында, бигрәк тә электән үк “Гренада”дагы “футбол спектакльләре”н тамаша кылырга күнеккән җанатарлар моның белән канәгатьләнергә уйламады да - “КАМАЗ” беренче девизионда уйный башлагач, алар ук үз кумирларының Россия футболының югары эшелонына күтәрелүен таләп итте. Әлбәттә, яхшы таләп, спортчыларга аны инкар итү гөнаһ булыр иде, тик югарыга мондый кискен адым ясауның күп кенә проблемалар белән дә бәйле икәнлеге сер түгел. Алар турында исә соңрак сөйләшербез.

ТАГЫН ЮГАРЫГА

2004 елгы сезонга аяк басар алдыннан Юрий Газзаев селекцион эшне бик саран гына башкарып чыккан кебек тоелды – командага нибары алты яңа уенчы чакырды. Ә узган ел аларның саны уналты иде. Шулай да, тәҗрибәле сакчы Константин Деменко һәм аның коллегалары Эльбрус Зураев белән Роман Баськовны команда өчен уңышлы табыш дип әйтергә мөмкин.

Турнир дәвамында иң якын позициядә торучы көндәше “Томь”ны 14 очкога артта калдырган Грозныйның “Терек” клубы өстенлеге күзгә ташланып торды. Ә дүртенче урынны алган “КАМАЗ” Чечня командасыннан 31 очкога калышты. Моннан тыш, “Терек” клубы әле ил беренчелеге тәмамланганчы үткәрелгән 2003-2004 елгы Россия кубогы уеннарында да уңышлы чыгыш ясады. Финалга кадәр барып җитте һәм, май аенда Самараның “Крылья Советов” командасын 1:0 исәбенә җиңеп, мактаулы призны яулады.

Ил беренчелегендә “КАМАЗ” да ярыйсы гына старт алды. Беренче уенда ук, “Нефтехимик”ка үз кырында оттыра язып, уен тәмамланырга аз гына вакыт калгач исәпне тигезләп кенә калмыйча, күрше шәһәр футболчыларын 2:1 исәбенә отуга да ирештеләр. Аннан соң “Газовик-Газпром” белән 0:0, “Лисма-Мордовия” белән 2:0, Брянск “Динамо”сы белән 2:0, “Балтика” белән 2:0 исәбенә уйнадылар. Сезон башында ук биш уенның дүртесендә җиңү яулау Чаллы футболчыларына турнир таблицасының икенче баскычына күтәрелергә мөмкинлек бирде. Әмма шуннан соң үз кырында үткән Нальчик “Спартак”ы белән “Терек”ка каршы матчларда коры исәпкә җиңелү ачысын татыдылар – 0:3, 0:4.

“КАМАЗ” икенче әйләнеш уеннарын да уңышлы башлап җибәрде. Нальчикта җирле “Спартак”ка “бурычын кайтарды” – 3:2 исәбе белән отты. Ә беренчелекнең соңгы турында “Нефтехимик”ны икенче тапкыр 2:0 исәбенә җиңеп, тегеләрнең икенче дивизионга төшеп китүләренә “ярдәм итте”. Үзе дә әле генә икенче дивизионнан күтәрелгән “КАМАЗ” исә, югары класслы командалар белән көч сынаша-сынаша, беренче дивизионда дүртенче урынны яулады.

Алдагы сезонда автозаводчылар тагын да ышанычлырак, тагын да остарак уен күрсәтә алды. Шуның нәтиҗәсендә, Чаллы футболчылары бронза медальгә лаек булды.

Бу юлы алар премьер-лигага чыгу мөмкинлегенә бик якын иде.

2005 елгы турнирны Чаллы командасы тәҗрибәле яңа уенчылар белән тулыландырылган хәлдә башлап җибәрде. Аның составына сакчы Александр Белозеров, Андрей Ложкин, Сергея Темрюков керде. Җанатарларны күпсанлы туплары белән шатландырган һөҗүмче Роман Монарев килеп кушылды. Бу сезонда Роман безнең команданың иң яхшы һөҗүмчесе (18 туп) буларак билгеләп үтелде.

Ул елны премьер-лигага чыгу өчен көрәшкән “КАМАЗ”ның “тәгәрмәченә таяк тыгучылар” булганлыгын да әйтми мөмкин түгел. Чаллы клубының Владивостоктагы, турнир фаворитларының берсе булган җирле “Луч-Энергия”гә каршы уенын Альмир Каюмов хөкем итте. Әле турнир ахырына кадәр өч ай вакыт булуга карамастан, бу матч икенче баскычта кайсы команда ныгып калуын ачыклау өчен бик мөһим иде. “Луч” безнең командадан нибары бер очкога алда бара. Бу уенның нечкәлекләрен язып торуның мәгъне әллә ни юк. Хөкемдарның Чаллы капкасына өч пенальти билгеләвен генә әйтеп үтик. Нәтиҗәдә, кыр хуҗалары 3:2 исәбенә җиңү шатлыгы кичерде, ә хөкемдар А.Каюмов берничә көннән сезон азагына кадәр судьялыктан читләштерелде.

Тагын бер мөһим уенда “КАМАЗ” үз кырында Нальчикның “Спартак” командасын кабул итте. Кунаклар, 1:0 исәбе белән җиңүгә ирешеп, безнең клубтан ике очкога өскә күтәрелде һәм, икенче урында ныгып калып, “Луч-Энергия” белән бергә, премьер-лигага чыкты.

2005 елгы сезон нәтиҗәләре буенча “КАМАЗ” җиңүчедән сигез очкога калышса да, башка күрсәткечләр буенча алар белән бертигез дәрәҗәдә булды, дияргә мөмкин. Әйтик, “Луч” турнир дәвамында чаллылылардан бер генә уен артыграк (27) җиңү яулады. Кеткән һәм керттергән туплар саны буенча да аерма булмады (“Луч – 81:32, “КАМАЗ” – 80:32”). Роман Монарев һөҗүмчеләр исемлегендә (40 уенда 18 туп кертте) һәм “гол+пас” системасы буенча (27 очко – 18 туп һәм 9 нәтиҗәле пас) өченче урынны алды, Сергей Емельянов – көндәшләр капкасына туп кертүгә китергән пас бирүчеләр арасында өченче.

Бу сезонда ветеран капкачылар – Платон Захарчук белән Андрей Новосадовның уйнавы да “КАМАЗ” өчен зур ярдәм булды. Кызганыч, беренче уенда ук команданың әйдәп баручы футболчысы Виталий Чочиев авыр җәрәхәт алды.

Тулаем алганда ярыйсы гына тәмамланган сезоннан соң, 2006 елда безнең футболчылар элекке уңышсызлыклардан гыйбрәт алып, һич югы икенче баскычка күтәрелергә тиеш иде кебек. Бу исә аларга премьер-лигага күтәрелү мөмкинлеге бирәчәк иде. Ләкин барып чыкмады. Киресенчә, автозаводчылар бер адымга чигенергә һәм ике ел рәттән бер үк урында – башка күп кенә көндәшләре белән чагыштырганда югарырак, ләкин, Ю.Газзаев шәкертләренең чын мөмкинлекләрен исәпләгәндә, бернинди дәрәҗә бирми торган дүртенче баскычта таптанырга мәүбүр булды.

Мөгаен, 2006 елда призер данына ирешә алмау команда составын тиешенчә тулыландыру мөмкинлеге булмауга да бәйледер. Ерак киләчәккә юнәлтелгән өметләрне тормышка ашырырлык зур тәҗрибәле уенчылар калмаган инде иде. Мәскәүдән килгән Александр Ионов, Тольятти футболчысы Виталий Бурмаков, Молдавиядән күчкән Николай Жосан үзләрен берни белән дә акламады. В.Газзаевны җирле талантларга битарафлыкта тәнкыйтьләүче җанатарларны куандырып, командага Чаллы тренерларының шәкертләре килеп кушылды. Алар арасында Геннадий Кадыльскийда шөгыльләнгән Владислав Игнатьев та бар иде.

Тик яшь уенчыларның тәҗрибәсе җитенкерәми иде, шуңа күрә сезон уртасы җитүгә карамастан, Ю.Газзаев беренче тапкыр Сербия легионерларын чакырды. Шулай итеп, һөҗүмче Никола Грубешич, ярымсакчылар Бранимир Петрович и Иван Тодорович “КАМАЗ” командасы өчен уйный башладылар. Шул ук чорда һөҗүмче Карен Оганян да Чаллыга килде. Менә шушы спорт осталары белән ныгытылган коллективка якындагы ике сезонның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәреп чыгарга туры килде.

2007 елда “КАМАЗ” командасы Босния спортчысы Зайко Зеба, Михаил Комков, Сослан Джанаев, Александр Алхазов, Владимир Романенко кебек өметле футболчылар белән тутыландырылды. Шулай ук капкачы Дмитрий Яшин килде. Яңа уенчыларның бер өлеше үзләрен аерым матчларда күрсәтә алды, калганнары җанатарларны һәм җитәкчелекне бөтен сезон дәвамында сыйфатлы уен белән куандырды. Мәсәлән, С.Джанаев, сезон дәвамында рәттән берничә “коры” матч уздырып (600 минут буена үз капкасына туп керттермәде), рекор куйды. Инде сезон тәмамланып килгәндә “КАМАЗ” үз кырында Грозныйдан килгән “Терек” командасын 2:1 исәбенә отты. Сүз уңаеннан, чеченнар бу сезонда икенче урынны яулап, беренче баскычны биләгән Ярославльның «Шинник» клубы белән бергә, премьер-лигага күчте.

Кызганыч, һәр елдагыча, сезон югалтуларсыз да үтмәде. Сослан Джанаевның гаҗәеп оста уены Мәскәүнең “Спартак” клубы җитәкчелеге игътибарын җәлеп итте, һәм ул, безнең команданы калдырып, башкалага күчте. Эльбрус Зараев белән Виталий Чочиев «Кубань»га, Сергей Емельянов Новотроицк якларына китеп барды.

Бу ике сезонга нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: “КАМАЗ” өчен алар икесе дә бер үк дәрәҗәдә үтте – турнир таблицасындагы позиция (дүртенче урын) буенча да, көндәшләр капкасына керткән туплар саны (77) буенча да.

Чираттагы, 2008 елгы сезон Чаллы футбол машинасы маршрутына үзгәрешләр кертте, дияргә мөмкин. Спортчылар, бер үк нәтиҗәгә китергән ике еллык колеядан чыгып, югарырак казанышларны үзмаксат итеп алды. Команданың киләчәккә өмет уятырдай дәрәҗәдә тулыландырылуы да шуны күрсәтә иде. “КАМАЗ”га югары лига командаларында уйнаган зур тәҗрибәле һөҗүмчеләр - Спартак Гогниев (“Кубань”), Эсау Каньенда (“Ростов”) килде. “Рубин”нан ярымсакчы Бранимир Петрович кайтты. Безнең командада уйный башлаган ярымсакчы Денис Скороходов (“Сибирь”) белән һөҗүмче Антон Кобялко (“Металлург-Кузбасс”) кебекләргә дә өмет багладылар.

Шул ук вакытта, сезонны Рөстәм Кәлимуллин, Александр Белозеров, Эльбрус Зураев, Сергей Темрюков кебек элекке ышанычлы, сыналган уенчыларсыз гына башларга туры килде.

Бу сезонда Чаллы футболчыларның төп көндәшләре көньяк командалары – “Ростов” белән “Кубань” һәм Екатеринбургның “Урал”ы булды. Турнир барышында безнең команда сезонда беренче урынны алачак “Ростов”ка кунакта 0:1 исәбенә оттырган булса, үз кырында шул ук исәп белән җиңү яулады. Турнир таблицасының икенче баскычын яулаган “Кубань”га ике уенда да оттырдылар (0:3, 3:4). Шунысы кызык, үз кырындагы матчта “Кубань”ны башта 3:1 исәбенә җиңеп килсәләр дә, кунаклар аз гына вакыт аралыгында өч туп кертә алды. Ростовның икенче командасы СКАга каршы үткән матчта исә, киресенчә, уен дәвамында 1:3 исәбенә җиңелеп барган “КАМАЗ”, көндәшләре капкасына тагын өч туп кертергә өлгерде (4:3). Россия кубогы ярышларында Чаллы клубы Томск шәһәренең “Томь” командасына 1:5 исәбенә оттырды.

“КАМАЗ” өчен дә, аның күпсанлы җанатарларына да бер карашка бернинди күңелсезлек вәгъдә итмәгән 2009 елгы сезон килеп җитте. Дөрес, югалтулар да бар иде – “КАМАЗ”дан ярымсакчылар - Владислав Игнатьев, Бранимир Петрович китте, Платон Захарчук уенчы карьерасын төгәлләде. Әмма, шул ук вакытта, коллективка яңа шәхесләр дә килеп кушылды – капкада башкала ЦСКАсының дубль командасыннан күчеп килгән Дмитрий Абакумов, ярымсакчы позициясендә тәҗрибәле Александр Кренделев белән Роман Славнов уйный башлады.

Турнир таблицасының югары өлешендәге урынын саклап калса да, “КАМАЗ”ның “снайперлар прицелы бозылды”. Дистә ярым диярлек уенда Чаллы футболчылары көндәшләре капкасына бер туп та кертә алмады.

Безнең команданың баш тренеры күп тапкырлар башка шәһәрләрнең җирле клубларына җитәкче буларак чакыру алды. Ләкин Яр Чаллы футбол үсеше белән мавыккан шәхес матди яктан шактый кызыктырырлык тәкъдимнәрне моңарчы кире кагып килде. Һәм, ниһаять, премьер-лигада авырлык белән генә чыгыш ясаучы “Крылья Советов” (Самара) чакыруын кабул итәргә булды. Көз көне, “КАМАЗ”ны турнирның финишына алып барып җиткерү мәшәкатьләрен дублерлар командасы тренеры Виталий Пановка йөкләп, Самарага китеп барды.

2009 елгы сезон нәтиҗәләре буенча, безнең команда бишенче урын белән канәгатьләнергә мәҗбүр булды...

ЯРАТЫГЫЗ, ХӨРМӘТ ИТЕГЕЗ...

Яңа сезон башланыр алдыннан, 2009 елның 8 декабрендә, “КАМАЗ” футбол клубы президенты Юрий Авдеев клубның яңа җитәкчеләрен игъдан итте. Генераль директор итеп Яков Брегман, баш тренер вазыйфасына Роберт Евдокимов билгеләнде. “Уен дәрәҗәсен узган сезоннан аз гына да түбән төшермәс өчен, без команданың һәм үз уенчыларыбызның көрәшкә сәләтен саклап калырга телибез. Безнең клубта үзебездә тәрбияләнгән уенчылар күбрәк булыр дип өметләнәбез”, - диде ул чагында Я.Брегман. Р.Евдокимов та сүзен кыска тотты: “Алдыбызга куелган бурычларны, нинди булуларына карамастан, үтәрбез дип ышанам. Бер йодрык кебек бердәм эшләсәк, без барысына да ирешәчәкбез!” – диде ул.

Р.Евдокимовның баш тренер итеп билгеләнү хәбәрен “КАМАЗ” тарафдарлары шатланып, шул ук вакытта сагаеп кабул итте. Бер яктан, аны Чаллының үзендә тәрбияләнеп үскән сәләтле уенчы, үзен икенче дивизионда чыгыш ясаучы Әлмәт “Алнас” һәм Ижау “СОЮЗ-Газпром” командаларының яшь тренеры сыйфатында яхшы яктан күрсәткән шәхес буларак беләләр иде. Икенче яктан, аның беренче дивизионда күпчелеге таныш булмаган уенчылардан торган коллектив белән эшли башлавы уйларга мәҗбүр итәрлек чынбарлык. Шуңа өстәп, кайбер әйдәп баручы футболчыларның китүе дә моңарчы тотрыклы рәвештә өченче-дүртенче урыннарны яулап килгән команданы һич югы шул дәрәҗәдә саклап калу мәсьәләсендә шик уятты. Бер сүз белән әйткәндә, җанатарларның күпчелеге “КАМАЗ” командасының яңа остаз кул астында беренче елда ук әллә ни уңышларга ирешүенә өметләнмәде.

Шундый төшенке күзаллауларга карамастан, Роберт Евдокимов сезонны уңышлы үткәрә алды. Иң беренче эш итеп, ул команданы яңа уенчылар белән ныгытуга игътибар итте. “КАМАЗ” составы Татарстан футболчылары - Сергей Бреев, Ирек Ганиев, Рафаэль Хисамов, Рифат Мостафин, Игорь Коронов, Станислав Лебамбу, Алексей Шляпкин һәм инде шактый тәҗрибәле Денис Вавилин белән Сергей Сердюков хисабына яңартылды.

Әлбәттә, югалтуларсыз да булмады. Чит илдән чакырылган Зайко Зеба белән Иван Тодорович китте, Дмитрий Яшин, Владимир Рыков, Михаил Комков һәм Денис Скороходов башка командаларга күчте, Константин Деменко футболчы карьерасын тәмамлады.

Баштан-аяк яңартылган “КАМАЗ” сезонны үз кырында ике җиңү белән башлап җибәрде – Әстерхан “Волгарь-Газпром”ын 3:1, Волгоград “Ротор”ын 2:0 исәбенә отты.

Читтә ике тапкыр җиңелү ачысын татыганнан соң, үз кырында “СКА-Энергия” белән уртак нәтиҗәгә ирешү Чаллы коллективына бераз дәрт өстәде, дияргә була – кунакта “Химки” белән “Кубань”ны 2:0 һәм 1:0 исебенә җиңеп кайтты. Шуның нәтиҗәсендә, сигезенче турдан соң “КАМАЗ” турнир таблицасының беренче баскычына күтәрелде.

Кызганыч, кунакта үткәрелгән уңышлы уеннар дан соң, Чаллы футболчылары үз кырындагы матчларда бар көчләренә уйнамаган кебек тәэсир калды. Май аенда Түбән Новгородның “Волга”сы һәм Свердловск өлкәсенең “Урал” клубы белән үткән матчлар 1:1 исәбенә тәмамланды. Шуңа өстәп, Омск шәһәренең “Иртыш” клубына 1:2 исәбенә оттырып, “КАМАЗ” җиде очко югалтты. Гадәти мантыйкка сыешмый торган хәл – Чаллы командасы бу сезон барышында кунакта үз кырындагыдан уңышлырак уйнады. Ахыр чиктә мондый “читкә тайпылыш” җиңү һәм җиңелүләр күләмен тигезләштерде дияргә була – “КАМАЗ”, кайсыдыр ки скептикларның фаразын юкка чыгарып, үзенең гадәти югарылыгына иреште, ягъни дүртенче урынны яулады. Һәм иң мөһим тантана – беренче дивизион командаларының җитәкчеләре һәм тренерлары арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсе. Сораштыруда катнашучылар, бертавыштан диярлек, Роберт Евдокимовны сезонның иң яхшы остазы дип бәяләде. Яшь тренер өчен менә дигән уңыш иде бу.

Шәһәр журналистлары арасында үткәрелгән сораштыру да кызыклы гына нәтиҗәләр китерде. Беренче тапкыр, барлык өч номинациядә бер үк спортчы җиңүче дип танылды. Игорь Коронов “КАМАЗ” составында иң көчле уенчы, иң яхшы дебютант, 23 яшьтән өлкән булмаган спортчылар арасында иң яхшы яшь футболчы исемен алды.

Киләсе, 2011-2012 елгы сезон үзенчәлекле, кем әйтмешли, эксперименталь төсмер алды. Әкренләп кенә Европа футболы таләпләренә яраклашып килүче Россиядә чемпионат үткәрү тәртибе “көз-яз” схемасына күчте...

Текст авторы: Евгений Квитко, СССР һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
(“Футбольному клубу “КАМАЗ” 30 лет!” дигән китаптан.)
Амур ФӘЛӘХОВ тәрҗемәсе.