Узган матч
14 Апр, Як, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
2
:
1
Окончен
Камаз-Кубань
Булачак матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Черноморец
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

Мәскәү астында авиаһәлакәт. Кайгырабыз!

Самолет Мәскәү-Орск (Оренбург өлкәсе) маршруты буенча очарга тиеш булган. Домодедово аэропортыннан мәскәү вакыты белән 14.21 сәгатьтә кузгалып киткән. Дүрт минут үткәч экипаж белән элемтә өзелгән, Ан-148 радарлардан югалган. Очкыч Мәскәү астындагы Степановское торак пункты тирәсендә егылып төшкән.

Ан-148 самолеты бортында 71 кеше булган. Барлык пассажирлар һәм экипаж әгъзалары һәлак булган. Бу хакта, коткару хезмәтендәге чыганакка сылтама белән, ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Очкычта 65 пассажир (шул исәптән өч бала) булганлыгы, рейска алты экипаж әгъзасы хезмәт күрсәткәнлеге билгеле.

“КАМАЗ” футбол клубы Мәскәү астында Ан-148 самолеты егылып төшү сәбәпле һәлак булган кешеләрнең гаиләләре һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша...

Арабыздан вакытсыз киткәннәрне мәңге хәтердә сакларбыз!

< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк