Узган матч
14 Апр, Як, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
2
:
1
Окончен
Камаз-Кубань
Булачак матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Черноморец
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

Оренбург белән лаеклы тигез исәп!

Бүген Казанда ФФРТ Кубогының финал этабы башланды. Ике төркемнең дә алдынгы урынны яулаган икешәр командасы 1-4 урыннар өчен көч сынаша. Калган командалар үзара 5-8 урыннар өчен көрәшә.

Безнең төркемдә чыгыш ясаган Ульяновск “Волга”сы беренче уенда “Уфа-дубль”не 2:0 исәбенә ышанычлы җиңүгә иреште. Алардан соң уен кырына чыккан “КАМАЗ”га Оренбургтан килгән “Оренбург-2” белән көч сынашырга туры килде.

Безнең команданың старт составы түбәндәгечә иде: Москвин, Никишин, Золотов, Клонцак, Аюкин, Кириллов, Щербин, Янушковский, Газданов, Тюкалов, Крючков.

Беренче таймда Евгений Ефремов шәкертләренең аз гына өстенлеге сизелеп торды. Тик исәпне кунаклар ачты. Безнең уенчылар хатасыннан рста файдаланып, “Оренбург-2” футболчылары контратакага ыргылдылар. Макаров, зур осталык белән, тупны безнең капканың ерак почмагына кертә алды. Ә моңарчы, безнең футболчыларның да көндәшләре капкасына туп кертү өчен мөмкинлеге бар иде. Капкачы белән бергә-бер калган Крючковка карата кунакларның голкиперы ясаган фолдан соң судья ноктага күрсәтте. Ләкин пенальти тибәргә алынган Газдановның тубы капканы бик остән очып үтте.
IMG_8868.JPG

Ләкин шулай да без исәпне тәнәфескә таралышканчы тигезли алдык. Янушковскига карата тупас уйнаган өчен, судья “Оренбург-2” капкасыннан ерак түгел генә штраф тибүе билгеләде. Стандартны тагын Газданов башкарырга булды. Бу юлы “стенка” өстеннән уңышлы очып узган туп капка матчасына тиде һәм, голкиперга бәрелеп, капкага кереп китте. Исәп 1:1! Тәнәфес!
Икенче таймда, традиция буенча, безнең команда тулысынча алмашынды. Уен кырына Фёдоров, Садыйков Б., Шәйдуллин, Садыйков А., Кашапов, Әхмәтгалимов, Кива, Турик, Субботин (Зарипов, 60'), Родионов, Галиәкбәров чыкты.

IMG_8951.JPG

Уенның икенче таймы шактый күңелсез, вакыйгаларга бик саран төстә үтте. Кунаклар уен барышында үз составларын яңартты, безнең команданы ялгыштырырга тырышып карады. Автозаводчылар көндәшләре капкасына тагын бер туп кертте, ләкин, Галиәкбәровның офсайды аркасында, бу голны исәпкә алмадылар.
Бу матч турында, мөгаен, менә шуларны әйтергә буладыр. Финал сызгыруы һәм уртак нәтиҗә – 1:1!

IMG_8965.JPG

Иртәгә, 13.00 сәгатьтә безнең команда бу тур кысаларында йомгаклау матчын үткәрә. Көндәшләре – бу турнирда әлегә бер очко да югалтмаган, үз капкасына бер туп та керттермәгән “Волга”. Икенче ел рәттән Кубокны оту өчен – “КАМАЗ”га бары тик җиңәргә кирәк!

Уенның турыдан-туры трансляциясе - https://www.youtube.com/channel/UCGt2jHThErEywZyt30FEh_Q?view_as=subscriber



< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк