Узган матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
1
:
0
Окончен
Камаз-Черноморец
Булачак матч
24 Апр, Чш, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Химки
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

«КАМАЗ» футбол клубына рәхим итегез!

Безнең командага кышкы трансфер тәрәзәсендә килеп кушылган яңа уенчыларының беренчесе:

Футболчы – Юрий Кириллов.

Туган көне – 19 гыйнвар 1990 ел.

Туган җире – Уфа шәһәре.

Амплуа – ярымсакчы.

Уенчы номеры – 42.

Хезмәт юлы (карьера): «Спортакадемклуб» (Мәскәү), «Химки» (Химки), «Динамо» (Мәскәү), «Алания» (Владикавказ), «Крылья Советов» (Самара), «Урал» (Екатеринбург), «Уфа» (Уфа), «Атлантас» (Клайпеда, Литва), «Динамо Спб» (Санкт-Петербург), «КАМАЗ» (Яр Чаллы), «Олимпиец» (Түбән Новгород).

Юрий шулай ук Россия яшьләр җыелмасы составында 13 матч үткәрде (2010-2013 елларда).

2015/2016 елгы сезонда Кириллов “КАМАЗ” клубы данын яклады һәм 32 матчта катнашты. Бер туп кертте. Юрийның кабат “КАМАЗ”га клубка кайтуына шатбыз. Безнең команда өчен уңышлы чыгыш ясавын телибез.
IMG_6464.JPG

Алга таба – моңарчы “КАМАЗ” өчен элек тә уйнаган тагын бер уенчы:

Футболчы – Артур Газданов.

Туган көне – 26 июль 1992 ел.

Туган җире – Владикавказ шәһәре.

Амплуа – ярымсакчы.

Уенчы номеры – 11.

Хезмәт юлы (карьера): «Алания» (Владикавказ), «Волгарь» (Әстерхан), «КАМАЗ» (Яр Чаллы), «Авангард» (Курск).

2015/2016 елгы сезонда Газданов “КАМАЗ” төсләрен яклаган иде инде – 34 матчта уйнап, өч туп кертте.

Артурны сәламлибез һәм безнең команда өчен уңышлы чыгыш ясавын телибез.
IMG_6491.JPG


Бүгенгә соңгы, ләкин бик әһәмиятле табыш:

Футболчы – Руслан Галиәкбәров.

Туган көне – 26 ноябрь 1989 ел.

Туган җире – Казан шәһәре.

Амплуа – һөҗүмче.

Уенчы номеры – 88.

Хезмәт юлы (карьера): «Рубин» (Казан), «Нефтехимик» (Түбән Кама), «Зенит» (Пенза), «Жетысу» (Талдыкорган, Казахстан), «Сызрань-2003» (Сызрань). 

Агымдагы сезонның беренче өлешен Руслан “Сызрань-2003”командасы сафларында үткәрде. 11 матчта 7 туп кертте!

Русланны “КАМАЗ” футбол клубы сафларында күрүебезгә бик шатбыз. Безнең шәһәр командасы өчен уңышлы чыгыш ясавын теләп калабыз.

Яңа уенчылар өчесе дә команда белән бергә шөгыльләнәләр. Тиздән сезне алар белән якыннанрак таныштырырбыз.

IMG_6427.JPG

Яңа уенчылар өчесе дә команда белән бергә шөгыльләнәләр. Тиздән сезне алар белән якыннанрак таныштырырбыз.

< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк