“КАМАЗ” футбол клубы Төркиягә юл алды
Иртән иртүк “Бигеш” аэропортыннан, бортында башкалада икенче очкычка күчеп утырып Төркиягә очачак безнең команда булган самолет Мәскәүгә юл алды. Сүз уңаеннан, Чаллы футболчылары белән бер самолетта Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы да китте. Кич җитеп килгәндә безнең команда Анталья аэропортына төште. Аннан соң Чаллы футболчылары Белек шәһәренә барып кунакханәгә урнаштылар һәм төрек җирендә беренче тренировкаларын үткәрделәр.
Төркиядәге җыеннарга “КАМАЗ” футбол клубы түбәндәнге составта китте: Ионин, Москвин, Фёдоров, Аюкин, Әхмәтгалимов, Шәйдуллин, Никишин, Садыйков Б., Мөхәммәтҗанов, Турик, Кириллов, Золотов, Клонцак, Янушковский, Крючков, Субботин, Тюкалов, Чушьялов, Родионов, Щербин, Кашапов, Галиәкбәров, Кива, Тюфяков, Газданов, Хубаев.
Төркиядә үткәреләчәк ике җыен кысаларында күп санлы иптәшләрчә матчлар уздыру ниятләнә. Команда тормышыннан вакыйгалар турында без сезне даими таныштырып торырбыз. Сайттагы контентны һәм социаль челтәрләрдәге мәгълүматларны күзәтеп барыгыз.