Узган матч
14 Апр, Як, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
2
:
1
Окончен
Камаз-Кубань
Булачак матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Черноморец
Яңалыклар
< Артка кайтырга

«КАМАЗ» футбол клубы гимны

Беренчедән, объектив сәбәпләр аркасында, “КАМАЗ” футбол клубы гимны бәйгесе
үткәрелмәгән исәпләнә. Без футбол кырында да, аннан читтә дә гадел уен, гадел көрәш яклы – алдау, яраклашу, әшнәлек кебек манипуляцияләр безнең өчен түгел. Без клубның гимнының гадел көрәш шартларында ачыклануын телибез. Ләкин әлегә моңа ирешә алмадык.
Алай гына да түгел, гимн сүзләренең, беренче чиратта, безнең клубка җиңүләр
теләгән тирән хисле эчтәлектә булуын, ә ниндидер приз алуны максат итеп кенә
язылмавын теләдек. Безнең тирән ышануыбызча, “КАМАЗ” футбол клубының яңа гимны клуб тарихында җиңүләр, алгарышлар, җанатарларның теләктәшлеге, тугры мәхәббәте һәм һәрвакытта да команда белән бергә булырга омтылуы турында сөйләүче яңа бит ачарга сәләтле булырга тиеш.
Килеп туган хәлдә, һәм безнең сайтта оештырылган тавыш бирүнең клуб
тормышыннан шактый ерак торучы кайбер кешеләр “тырышлыгы” нәтиҗәсендә ниндидер фарска әйләнүе сәбәпле, без түбәндәге карарга килдек:
Администрация һәм “КАМАЗ” футбол клубы җитәкчелеге җанатарлар тарафыннан
бәйгедән тыш, бүләк рәвешендә җибәрелгән вариантны сайлап алды. Бүгеннән башлап, безнең клубның рәсми гимны шул булачак. Аны түбәндәге адрес белән кереп тыңлый аласыз: https://vk.com/fckamaz?w=wall-22264426_43042
Сүз дә юк, бәяләп бетергесез хезмәте һәм иҗаты өчен, безнең бәйгедә катнашкан
һәркемгә рәхмәтлебез. Конкурсның приз фонды катнашучылар арасында бүленәчә – шартларын соңрак, һәр конкурсантның үзе белән элемтәгә кереп хәбәр итербез.
Катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт, сезне футбол матчларында көтеп калабыз!
< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк