Узган матч
24 Апр, Чш, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Окончен
Камаз-Химки
Булачак матч
28 Апр, Як, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Акрон
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

Икенче турда – минималь җиңү

Бүгенге көн программасына дүрт уен керде. Беренче булып кырга кунакханә буенча күршеләребез – Новотроицк “Носта”сы һәм бу турнирда безнең команданың беренче көндәше булган Самараның “Крылья Советов” командасы чыкты. Новотроицк футболчылары көчлерәк иде – уен алар файдасына 2:0 исәбенә тәмамланды.
IMG_8135.JPG

Алардан соң - Уфа һәм Яр Чаллы җанатарлары түземсезлек белән көткән матч. Безнең команданың тренерлар штабы составка үзгәрешләр керткән иде. Беренче минутлардан уен кырына Фёдоров, Золотов, Шәйдуллин, Мөхәммәтҗанов, Садыйков А., Әхмәтгалимов, Кива, Раимов, Родионов, Смурыгин, Субботин чыкты.
IMG_8307.JPG

Беренче тайм шактый күңелсез булды. Ике команда да үз уеннарын тоемларга тырышты, ләкин туп, башлыча, кыр уртасыннан китмәде. Гол моментлары да булмаган тигез уен һәм мантыйкый нәтиҗә – 0:0. Икенче таймда“КАМАЗ” составы тулысынча яңартылды: тәнәфетән соң кырга Ионин, Садыйков Б., Хәлиуллин, Кашапов, Бондарев, Чушьялов, Щербин, Аюкин, Зарипов, Ушаков, Крючков чыкты.
IMG_8373.JPG

Автозаводчылар алгы сызыкта активрак уенга күчеп, көндәшләрен ныграк кысрыкларга тырышты. Ләкин туп барыбер капкага керергә ашыкмады. Бары тик чираттагы контратакадан гына тупны Башкортостан командасы капкасына кертә алдылар. Зарипов, флангта тупка ия булып, аны бик оста итеп капка буйлап атып җибәрде. Нәкъ тиешле вакытта тиешле урында торучы Крючков бу очрашуның бердәнбер тубын көндәшләр капкасына кертте.

Дөресен әйтергә кирәк, исәп ачылганчы да, аннан соң да безнең команданың берничә тапкыр көндәшләр капкасын алу мөмкинлеге бар иде. Әйтик, Аюкин башкарган штраф тибүеннән соң көндәшләр капкасын штанга гына коткарып калды...

Шулай итеп, “КАМАЗ” активында - минималь исәп белән җиңү һәм ике турдан соң турнир таблицасында 6 очко!

Иртәгә безнең команда үз төркемендә соңгы уенны үткәрә. Бу юлы “КАМАЗ”ның көндәше – кунакханә буенча күрше “Носта”(Новотроицк) командасы. Уен 13.00 сәгатьтә башлана.

Турыдан-туры трансляцияне түбәндәге адрес буенча кереп карарга мөмкин: https://www.youtube.com/channel/UCGt2jHThErEywZyt30FEh_Q


< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк