“Солдат хатларын хәтерлибез...”
Һәр хатның тарихы – инде еракта калган сугыш еллары буынының тарихы.
Өлкәннәр тетрәндергеч итеп фронт, тыл вакыйгалары турында истәлекләре белән
уртаклаштылар. Аларның талгын гына ишетелеп торган сугыш чоры музыкасы астында сөйләнгән хикәятләре чарада катнашучыларда бүгенге тормышның иң мөһим, иң кыйммәтле байлыгы – үз гаиләләре турында фикерләшү, үз геройлары турында сөйләү теләге уятты, дисәк, һич ялгыш булмас.
Шәһәребезнең күренекле шәхесләре үтә җылы, рухи атмосферада солдатларның үз
якыннарына язган уникаль хатларын укыды. Хатларның эчтәлеген тыңлаган һәркемнең күз алдына курку белмәс тәвәккәл каһарманнар, шул ук вакытта бәхетле, нечкә күңелле, сизгер шәхесләр килде.
Һичшиксез, чарада башкарылган ул чорның җыр-биюләре, шигырьләре дә
тамашачыларның күңелендә матур, тирән хатирә булып озак сакланыр.
Чыганак - «КидСпейс» балалар шәһәре (Яр Чаллы).
< Артка кайтырга