Чираттагы бәйге тәмам!
Елның беренче ае уртасында без команда җанатарларына командага килергә мөмкин яңа уенчыларның фамилияләрен фаразларга тәкъдим иткән идек. Конкурс безнең команданың https://vk.com/fckamaz рәсми төркемендә үтте. Инде искәргәнегезчә, бүген без өч уенчы белән килешүләр төзедек. Бәйгенең өч җиңүченең дә исемнәре ачыкланды.
Шулай итеп, Юрий Кирилловны беренче булып Марсель Сафин белде. Ул безнең команданың 42 нче номер астында чыгыш ясаячак уенчы кулыннан бүләк алды.
Алга таба – Артур Газдановны барысыннан да элек Нияз Мингалимов белде.
Ә Руслан Галиәкбәровтан үзенең лаеклы бүләген Антон Литвиненко алды. Бәйгедә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез, җиңүчеләрне тәбриклибез. Хәзер сезон башлануын сез матур һәм җылы КАМАЗ” футбол клубы башлыкларында көтәрсез!