Узган матч
14 Апр, Як, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
2
:
1
Окончен
Камаз-Кубань
Булачак матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Черноморец
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

Казандагы турнирда беренче җиңү

Иртән иртүк юлга кузгалгач, без төшке ашка кадәр үк Казанда идек инде. Турнирда катнашу өчен тренерлар штабы 31 футболчыдан торган состав алып килергә булды. Казанга: капкачылар - Ионин, Москвин, Фёдоров; сакчылар - Клонцак, Золотов, Никишин, Корбанов, Шәйдуллин, Садыйков Б., Садыйков А., Хәлиуллин, Мөхәметҗянов, Раимов; ярымсакчылар - Әхмәтгалимов, Кириллов, Газданов, Аюкин, Бондарев, Родионов, Смурыгин, Чушьялов, Кива, Щербин, Тюкалов, Янушковский, Турик; һөҗүмчеләр - Субботин, Крючков, Ушаков, Галиәкбәров, Зарипов.

Беренче уенга 22 футболчыны җәлеп итәргә булдылар, “Крылья Советов-2”командасына каршы уенга шулар чыкты: Кашапов, Хәлиуллин, Садыйков Б., Аюкин, Чушьялов, Кива, Бондарев, Турик, Янушковский, Крючков.

Беренче таймда ук территориаль өстенлеккә ирешсәләр дә, безнең футболчылар исәпне ача алмады. Ләкин үз капкаларына да керттермәделәр. Уенның беренче 45 минуты 0:0 исәбенә тәмамланды.

Икенче таймда “КАМАЗ”түбәндәге составта уйнады: Фёдоров, Мухаметзянов, Клонцак, Золотов, Никишин, Щербин, Кириллов, Садыйков А., Тюкалов, Газданов, Галиәкбәров.

Гаделлек өчен билгеләп үтәргә кирәк: очрашуның икенче яртысында безнең команданың өстенлеге тагын да ныграк сизелде. Шуның нәтиҗәсе буларак, җиңү дә яуладылар. Командада әле яңа гына уйный башлаган Руслан Галиәкбәров үз активына дубль язып куйды! Котлыйбыз һәм алга таба да шулай дәвам итүен телибез!

 

Беренче уен көненең башка матчлары нәтиҗәләре:


«Носта» (Новотроицк) 0:1 «Уфа-Дубль» (Уфа)
«Оренбург-2» (Оренбург) 2:1 «Торпедо» (Димитровград)
«Волга» (Ульяновск) 2:0 «Рубин-2» (Казан)

Чираттагы уенны Чаллы клубы иртәгә, 12 февральдә, 11.15 сәгатьтә, “Уфа-Дубль” (Уфа) командасына каршы үткәрә.

 

< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк