Узган матч
14 Апр, Як, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
2
:
1
Окончен
Камаз-Кубань
Булачак матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Черноморец
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

“КАМАЗ” футбол клубы пресс-релизы – мөһим мәгълүмат!

“КАМАЗ” футбол клубы, сенсация артыннан куучы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренә мөрәҗәгать итеп, беренчедән, бу очракта язманың һәм видеоматериалның сүзләрне алмаштыру юлы белән мәгънәсе бозылганлыгын ассызыклый. Аерым алганда, клубның Твиттер һәм инстаграм битәрендәге “продолжаем” сүзе “поддерживаем”га үзгәртелгән. Моны тупас хата һәм мәгълүмат чарасы хезмәткәрләренең һөнәри сәләтсезлеге дип бәялибез.

Икенчедән, социаль челтәрдәге #satisfactionchallenge дип исемләнгән бу флешмобны берникадәр вакыт элек илнең кайбер спорт клублары (мәсәлән, алар арасында үз талисманының Satisfaction композициясенә биюче талисманы турында видеоны куйган Новосибирск шәһәренең “Сибирь” командасы да бар) башлап җибәрде. “КАМАЗ” футбол клубы урнаштырган видео нәкъ шул роликка җавап һәм, Твиттер, инстаграм битләрендәге язмалардан аңлавыгызча, башка клубларны, командаларны флешмобта катнашырга чакыру булып тора.

Бу очракта нинди дә булса яшерен мәгънә яки спорт клублары эшчәнлегенә кагылышы булмаган берәр акциядә катнашу нияте эзләргә кирәкми. Андый теләгебез бөтенләй юк. Журналистларны үз эшләренә җаваплырак карарга, цитаталарны беренчел чыганаклардан алырга, беркайчан да сүзләрне үзгәртмәскә, мәгълүматның дөреслеген җентекләп тикшерергә чакырабыз. Безнең клуб масс-медиа белән хезмәттәшлек өчен һәрвакыт ачык.

Ә барлык спорт командаларының җанатарларын социаль челтәрләрдәге“КАМАЗ” футбол клубы аккаунтына язылырга, безнең клуб сайтына керергә чакырабыз. Сезне яңа сезон башланыр алдыннан бик күп кызыклы мәгълүматлар көтә.

< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк