Узган матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
1
:
0
Окончен
Камаз-Черноморец
Булачак матч
24 Апр, Чш, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Химки
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

Төклетуралар Чаллыга оча!

Көндәшләр белән таныштырып үтәбез.
Урал-2 (Екатеринбург) – 2017-2018 елгы сезонда ПФЛ лигасының «Урал-Идел буе»
зонасы дебютанты.
Команда үзенең беренче сезонын 3 нче дивизионда үткәрде. “Өй” матчларын
Сысертида, “Бажовия” базасында үткәрә. Составының 90 проценты “Урал” футбол клубы
мәктәбендә тәрбияләнгән.
Якындагы матч алдыннан үз активына 11 балл (3 җиңү, 2 уртак исәп, 13 оттырыш)
туплады. Турнир таблицасының 12 нче баскычында.
ииии.jpg
Кышкы тәнәфестән соң Андрей Данилов шәкертләре 2 уен үткәреп, 4 очко туплады.
Башта “Зенит-Ижевск”ны 1:0 исәбенә җиңде, аннары Новотроицк шәһәренең
“Носта”командасы белән 1:1 исәбенә уйнады. Ә бу матчларга кадәр Яшел Үзәннең “Анжи-
Юниор” командасы белән очрашуда техник җиңү яулап, җиңел генә өч очкога ия булды.
Үз кырларында“КАМАЗ” белән беренче әйләнеш очрашуны 1:1 исәбенә тәмамлауга
ирештеләр. Хуҗалар ягыннан ул уенда тупны Павлюченко, ә автозаводчылар
командасыннан – Давид Хубаев кертте.
ттттт.jpg
Матчның судьялар бригадасы:
Баш арбитр - Ян Марушко (Самара).
Сызыктагы судьялар - Максим Пермяков (Ижау), Дмитрий Серебряков (Пермь).
Матч инспекторы - Дмитрий Михайлович Лаптев (Йошкар-Ола).
Сүз уңаеннан: бу командаларның беренче әйләнештәге очрашуында да Ян Марушко
хөкемдар булды.
яяяя.jpg
Безнең очрашудан тыш, 21 нче турда түбәндәге матчлар да үтәчәк:
«Нефтехимик» Түбән Кама - «Сызрань-2003» Сызрань.
«Носта» Новотроицк - «Мордовия» Саранск.
«Волга» Ульяновск - «Лада-Тольятти» Тольятти.
«Крылья Советов-2» Самара - «Оренбург-2» Оренбург.
“КАМАЗ” – “Урал-2” командалары очрашуын, шушы адрес белән кереп, турыдан-
туры күзәтә аласыз - http://fckamaz.ru/media/online/
Иртәгә узачак матчка билет сатып алучыларга, бүләк итеп, яңгыр үткәрми торган
плащ биреләчәк.
dddd.jpg
Әгәр билет алу өчен чират торасыгыз килми икән, аны хәзер үк безнең сайтка кереп
сатып алырга була - http://tickets.fckamaz.ru/tickets/3157/
Барыгызны да “КАМАЗ” стадионында көтеп калабыз. Килегез, үз командагыз өчен
җан атыгыз!
< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк