Узган матч
14 Апр, Як, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
2
:
1
Окончен
Камаз-Кубань
Булачак матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Черноморец
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

Файдалы да, күңелле дә булды

Исегезгә төшереп үтик: безнең команданың беренче “өй” матчы хәйрия
чарасы буларак үткәрелде һәм билет сатып җыелган барлык акча нәни
балаларга төрле уенчыклар һәм ком мәйданчыгы сатып алуга сарыф ителде.
Балалар йортына ниләр кирәклеген исә алдан ук телефон аша элемтәгә кереп
ачыклаган идек. Шул нисбәттән, 15 апрель көнне үткәрелгән матчка килгән һәм
шул рәвешле бу акциягә кушылган барча футбол сөючеләргә рәхмәт
сүзләребезне ирештерәбез.
Бүләкләр тапшыру белән генә эш бетмәде, әлбәттә. Бездән Бала йорты
территориясен тәртипкә китерүдә булышуыбызны үтенделәр. Аерым алганда, иске ком
мәйданчыкларын сүтәргә, чүп-чарны җыярга кирәк иде. Бер авырлыгы юк, - рәхәтләнеп
ярдәм кулы суздык.
IMG_4434.JPG
Шимбә иртәсендә биш футболчы - Олег Бондарев, Артур Шәйдуллин, Александр
Субботин, Никита Родионов һәм Давид Хубаев - Айнур Халит улы Миңнеханов
җитәкчелегендәге административ төркем белән бергә, махсуслаштырылган Бала йортына
юл алдылар.
IMG_4498.JPG
Активлыклары, күтәренке кәефле икәнлекләре күзләрендә үк чагылып торган
балалар һәм тәрбиячеләр безне урамда ук каршы алдылар. Күчтәнәч-бүләкләрне
тапшырганнан соң футболчылар бик теләп балалар белән аралашты, бергәләп
уйнадылар, таганда атындылар. Бер генә бала да игътибарсыз, өлешсез калмады.
Балалар белән туйганчы уйнаганнан соң, егетләр эшкә кереште. Шимбә өмәсе
башланды. Берничә искергән комлыкны сүтәргә, территорияне чүп-чардан арындырырга
кирәк иде. “КАМАЗ”лыларның берсе дә кул кушырып утырмады, зур теләк белән,
тырышып, күтәренке кәеф белән эшләделәр.
IMG_4555.JPG
Бер сәгатьтән артык тырышып эшләгәннән соң, истәлек өчен, балалар белән
бергәләшеп фотога төштек. Бала йортына кабат килергә сүз биреп хушлаштык. Менә
шундый, файдалы да, күңелле дә үтте безнең балалар янына сәяхәтебез. Сез дә
барыгыз, балалар бит – тормыш чәчәкләре!
< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк