Рәхмәт, Раил! Карьера уңышлары сиңа!
Бүген “КАМАЗ” футбол клубы, ике яклы килешү нигезендә, команданың һөҗүмчесе Раил Зарипов белән контрактны өзде.
“КАМАЗ” футбол клубы Раилнең команда үсешенә керткән өлешен югары бәяли. Команда һәм җанатарлар исеменнән Раил Зариповка рәхмәт белдерәбез һәм алдагы тормышында карьера уңышлары телибез!