Клуб трамваеның йөзе бул!
Бәйгедә катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
1) Социаль челтәрләрнең берсенә (вКонтакте яки Инстаграм) үзегезнең фотосурәтегезне урнаштырыгыз. Гади портрет та, клуб атрибутикасы белән дә, безнең команда матчы барышында төшкән фотосурәт тә ярый.
2) Фотография астына: #язакамаз ,#поддерживаюсвоих хэштегларын куегыз.
3) “КАМАЗ” футбол клубы аккаунты “лайк” куйганны яки сезнең фотога комментарий ясаганны көтегез.
Иң яхшы дип табылган фотографияләр безнең сайт битләренә һәм клубның рәсми аккаунтларына куелачак һәм Яр Чаллы урамнары буенча рейска чыгачак “КАМАЗ” футбол клубы трамваен бизәүдә файдаланылачак.
2018 елның 9 маена кадәр сездән фоторәсемнәр көтеп калабыз.