Узган матч
24 Апр, Чш, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Окончен
Камаз-Химки
Булачак матч
28 Апр, Як, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Акрон
Яңалыклар
< Артка кайтырга

Күршеләргә оттырдык һәм Россия Кубогында катнашуны төгәлләдек

Беренче таймда “Нефтехимик” өстенлеге күзгә ташланып торды. Ярты сәгать эчендә
түбәнкамалылар безнең капка янында берничә куркыныч мизгел тудыра алдылар. Нәкъ
30 нчы минутта исәпне ачуга ирештеләр. “Нефтехимик” уенчысы штраф зонасында тупны
чөеп җибәргәч, Куликов снарядны башы белән безнең капкага озатты. Беренче тайм
тәмамланганчы тамашачылар әллә ни игътибарга алырлык башка вакыйгалар булмады.
Командалар “химиклар”ның исәп өстенлеге (0:1) белән тәнәфескә таралды.
Икенче таймга “КАМАЗ”, әйтерсең, кырга чыгарга бөтенләй онытты. “Нефтехимик”ның
беренче һйҗүме үк Москвин саклый торган капкага гол кертү белән тәмамланды.
Уридиянең сиздермичә генә тапшырган тубын безнең капкачы каршында пәйда булган
Умаров эләктереп алды да зур осталык белән капкага тибеп кертте – 0:2. Кунакларның
чаллылылар капкасын алу мөмкинлекләре тагын да булды, ләкин кертә алмадылар.
Һәркемгә мәгълүм булган футбол кагыйдәсе бу юлы да расланды. 71 нче минутта
Никишин тупны уң як флангтан чөеп җибәрде. Аны Могулкин кабул итеп алды да
Чушьяловка тапшырды. Ә ул, үз чиратында, авырлыксыз гына тупны көндәшләр
капкасына озатты. Исәп 1:2.
Бер туп кертүгә ирешкәннән соң “КАМАЗ”, бар көчен туплап, алга ыргылды. Трушин
саклый торган капка янында әледән-әле куркыныч мизгелләр туып торды. Уен
эпизодларының берсендә Давид Хубаев хисләрен тыя алмады һәм 80 нче минутта
тупаслык өчен кызыл карточка белән “бүләкләнде”.
Бер уенчыга кимрәк составта калдык дип төшенкелеккә бирелү ярамый иде.
Автозаводчылар тиздән исәпне тигезләүгә иреште. Могулкин сул яктан оста итеп
тапшырган тупны “КАМАЗ”ның яңа уенчысы Рогов “бер кагылуда” күршеләр капкасына
кертә алды – 2:2. Җанатарлар берөздексез команданы алга әйдәде. Ләкин чаллылылар
өченче тупны кертә алмадылар. Киресенчә, инде өстәмә вакыт барышында, якынча утыз
метр ераклыктан “химиклар”ның Петролай фамилияле уенчысы типкән туп безнең
капканың ерак почмагына кереп “урнашты”. Әлеге гол Түбән Кама командасына җибү
китерде – 2:3.
Финал сызгыруы һәм безнең команда 2018/19 елгы Россия Кубогы өчен көрәштән төшеп
калды. Матчның беренче минутыннан соңгы мизгеленә кадәр командага көчле
теләктәшлек күрсәткән җанатарларыбызга рәхмәт сүзләре ирештерәбез.
Россия беренчелеге кысаларында чираттагы уенны “КАМАЗ” 3 нче август көнне
Чиләбедә, җирле “Челябинск” командасына каршы үткәрәчәк.
Ә үз кырындагы чираттагы матч 11 августта, Ульяновск шәһәренең “Волга” командасы
белән булачак. Футболда очрашканга кадәр!
30 июль 2018 Яр Чаллы. Россия Кубогы 1/128. 3000 тамашачы.
«КАМАЗ» (Яр Чаллы) – «Нефтехимик» (Түбән Кама) — 2:3 (0:1)
«КАМАЗ» Яр Чаллы: Москвин, Закиров, Михайлов (Никишин, 68), Садыйков, Золотов,
Чушъялов, Кириллов (Рогов, 62), Газданов, Тюфяков (Магулкин, 49), Хубаев, Галиәкбәров
(Крючков, 70).
«Нефтехимик» Түбән Кама: Трунин, Захаров В., Куликов, Потапов, Ситдыйков, Гриднев
(Петролай, 76), Канаев, Шадрин, Гыйләҗетдинов (Макаров, 46), Уридия (Фатыйхов, 71),
< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк