Узган матч
20 Апр, Шб, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
1
:
0
Окончен
Камаз-Черноморец
Булачак матч
24 Апр, Чш, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Химки
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

Коллективка уңышлы кушылдылар!

Яр Чаллыга янә зур спорт кайтты. Кышкы тәнәфестән соң “КАМАЗ”
стадионында быелгы беренче “өй матчы” узды. Бүгенге очрашу турында
алга таба җентекләбрәк сөйләп үтәбез.
Автозаводчыларга кунакка принципиаль көндәшләренең берсе – “Сызрань-
2003” командасы килде. Үзара мөнәсәбәтләр исәбен 12 матч тәшкил итә иде, һәм
бу матч алдыннан, җиңүләр саны буенча, кунаклар бер уенга өстен иде.
Сүз уңаеннан: соңгы өч уенда Дмитрий Воецкий шәкертләре җиңү яулаган
иде. Әмма “КАМАЗ” бу кичтә дәртләнеп, тәвәккәллек белән уйнады, һәм, алга
китеп булса да әйтик, беренче әйләнештәге җиңелүләр өчен реванш алды.
Автозаводчылар беренче минутларда ук инициативаны үз кулларына алды.
Һәм бу үз җимешләрен дә китерде. Очрашуның 11 нче минутында, әле көз көне
генә “Сызрань-2003” данын яклаган Галиәкбәров тупны штраф сызыгына кадәр
алып килде. Көндәш команда уенчысы аны аркасыннан төртеп егып кына туктата
алды. Баш арбитр Низовцев шундук пенальти билгеләде. Аны безнең командада
күптән түгел генә уйный башлаган Владислав Тюфяков төгәл башкарды.
IMG_3589.JPG
Үз капкаларына туп кергәннән соң кунаклар активрак уйный башлады,
берничә тапкыр Ионин саклый торган капка янында ярыйсы гына моментлар да
тудыра алдылар. Ләкин безнең капкачы үз бурычын яхшы аңлап эш итте,
капкасына туп керттермәде. Нәтиҗәдә, тәнәфескә кадәр исәп үзгәрмәде – 1:0.
Икенче таймда “КАМАЗ”ның территориаль өстенлеге сизелеп торды. Нәтиҗә
буларак, кунаклар капкасына тагын бер туп керде. Аның авторы – Яр Чаллы
тамашачыларына яхшы таныш футболчы, безнең клубның тагын бер яңа уенчысы
Артур Газданов. Флангта туп кабул итеп алган Артур уртагарак килде дә,
көтмәгәндә, Суворов саклый торган капка юнәлешендә тибеп җибәрде.
IMG_3758.JPG
Туп, кунаклар капкасына кереп, югары почмагында “үзенә урын тапты”.
Ике туптан торучы комфортлы өстенлек. Ирешелгән нәтиҗәне уен ахырына
кадәр саклап калу өчен, “зәңгәрле-аклы”лар игътибарны күбрәк оборонага
юнәлтергә булдылар. Финал сызгыруына кадәр берничә сары карточка
күрсәтелде, “штрафной”лар башкарылды, уенчылар алмашынды, ләкин бу кич
өчен голлар лимиты беткән иде инде. Уен“КАМАЗ”ның 2:0 исәбенә җиңүе белән
тәмамланды. Әлеге җиңү безнең команда активына бик кирәкле баллар өстәде.
Команданың яңа уенчылары да үзләрен үз өйләрендә кебек хис итә башлады
кебек, коллективка бик уңышлы кушылдылар. Безнең актив җанатарларыбыз
адресына да аеруча рәхмәт сүзләре җиткерәсебез килә. Сезнең теләктәшлек уен
дәвамында сизелеп торды. Рәхмәт сезгә! Ахыргача бергә булыйк!
IMG_3935.JPG
Киләсе матчны безнең команда 20 апрель көнне Оренбурта, җирле
“Оренбург-2” командасына каршы үткәрә. Ә “КАМАЗ” стадионында без сезнең
барыгызны да
28 апрельдә
көтеп калабыз. Бу көнне безгә кунакка
Екатеринбургтан “Урал-2” командасы килә.

15 апрель 2018 Яр Чаллы. «КАМАЗ» стадионы. 1200 тамашачы.

«КАМАЗ» 2:0 (1:0) «Сызарнь-2003»
Тупларны керттеләр:
Тюфяков (11’), Газданов (59’)
Кисәтүләр:
Тюкалов (54’), Чушьялов (67’), Садыйков (89’) – Божин (10’),
Рыжков (51’), Гонежуков (60’)
«КАМАЗ» Яр Чаллы:
Ионин, Мөхәммәтҗанов, Садыйков, Золотов, Тюфяков,
Чушьялов, Кива (Әхмәтгалимов, 90), Тюкалов (Щербин, 90+), Турик (Бондарев,
90+), Газданов (Аюкин, 80), Галиәкбәров (Крючков, 76).
«Сызрань-2003»
Сызрань: Суворов, Божин, Качан, Рыжков (Сараев, 73),
Корнилов (Касаткин, 63), Цыганцов, Пьянченко, Симонов (Никулов, 80), Шляпкин,
Яцкий, Гонежуков (Карпухин, 64).
Сезнең игътибарыгызга матчның кызыклырак мизгелләренә видеокүзәтү һәм
командаларның остазлары белән матчтан соңгы матбугат конференциясе
язмаларын тәкъдим итәбез.



< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк