Күршеләрне кабат җиңдек
Профессиональ футбол лигасының “Урал-Идел буе” зонасында
чыгыш ясаучы безнең “КАМАЗ” командасы сезонторгызылуга әзерлеген
дәвам итә. 1 апрельдән команда “КАМАЗ” стадионының запас кырында
шөгыльләнә. Һәм менә бүген, “Нефтехимик” клубы белән контроль матч
үткәрү өчен, автозаводчылар күрше Түбән Кама шәһәренә барды.
Беренче таймда, башлыча, безнең команда өстенлеге сизелеп торды.
Нәтиҗә буларак, “КАМАЗ” көндәш команда капкасына хәтта өч туп кертүгә иреште.
Исәпне уенның өченче минутында Артур Газданов ачты. Ә тайм ахырында
элек “КАМАЗ” данын яклаган, бүген исә “Нефтехимик” голкиперы Малашенко
саклый торган капкага тагын ике туп керде – түбәнкамалыларның кәефен 39 нчы
минутта Роман Янушковский, тагын алты минуттан Андрей Золотов бозды.
Икенче таймда командаларның остазлары составка үзгәрешләр кертте,
ләкин исәп элеккечә калды. “Нефтехимик”ны җиңеп, яхшы кәеф белән “Крылья
Советов-2” командасы белән очрашуга әзерлекне дәвам итәбез. “КАМАЗ” 9 нчы
апрельдә Самарага юл тотачак. Кышкы ялдан соң беренче рәсми очрашу10 нчы
апрель көнне, 13 сәгатькә билгеләнгән.
< Артка кайтырга