Төркиядә Татарстан дербие
Агымдагы сезонда безнең команда күрше Түбән Кама футболчылары белән ике тапкыр очрашкан иде инде. Август аенда “КАМАЗ” стадионында үткәрелгән матчта без түбәнкамалыларны 2:0 исәбенә җиңдек. Ноябрьдә исә, кышкы ялларга тукталыр алдыннан, җиңү бәхете кабат автозаводчыларга елмайды. Чаллы футболчылары чит кырда көндәшләрен 3:2 исәбенә отты!
Һәм менә бүген чираттагы матч, бу юлы – иптәшләрчә.
Уен 16.00 сәгатьтә башлана.
Турыдан-туры трансляцияне “КАМАЗ” футбол клубының рәсми видеоканалыннан күзәтергә мөмкин -