Узган матч
24 Апр, Чш, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
0
:
1
Окончен
Камаз-Химки
Булачак матч
28 Апр, Як, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Акрон
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

“КАМАЗ” спорт маркетингы өлкәсендә мәртәбәле бүләк алды!

“КАМАЗ” футбол клубы мәртәбәле “MarSpo” премиясе (“Иң яхшы сайт”
номинациясендә) бәйгесендә җиңеп чыкты. Беренче урын өчен диплом һәм
бүләкләрне безнең клуб вәкилләренә кичә Мәскәүдә, “Открытие Арена”
стадионында тапшырдылар. Анда илнең әйдәп баручы футбол клублары, спорт
маркетингы агентлыкларының вәкилләре, бик күп спорт төрләре белән
шөгыльләнүче безнең коллегаларыбыз катнашында тантаналы чара үтте.
Жюри безнең әле узган елның июнь аенда гына яңа технологик платформада
эшли башлаган һәм классик футбол клубы сайты үрнәгендә эшләнгән сайтны
югары бәяләде. Аеруча, жюри әгъзаларында fckamaz.ru сайтының җанатарларга
команда белән даими элемтәдә тору, клуб оештырган барлык чараларда катнашу,
футбол матчларына кыенлыксыз гына билетлар һәм абонементлар сатып алу
мөмкинлеге бирүче “Билетлар”, “СитиКарт”, “ФанАкадемия” кызыксыну уятты.
WhatsApp Image 2018-04-13 at 13.16.57.jpeg
“Иң яхшы сайт” номинациясендә көч сынашучыларның финал исемлегендә
бездән тыш, җитди көндәшләр - Хатын-кызлар хоккей лигасы һәм Мәскәүнең
“Спартак” футбол клубы сайтлары бар иде. Безнең бәхеткә, тәкъдим ителгән
эшләр арасыннан, спорт маркетингы өлкәсендә хезмәт куючы профессиональ
белгечләрдән торучы жюри нәкъ менә безнең эшне сайлап алды.
Сүз уңаеннан: яңа сайт “КАМАЗ” футбол клубының маркетинг стратегиясен
тормышка ашыручы Direkt маркетинг командасы белгечләре тарафыннан
эшләнде.
< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк