Узган матч
24 Апр, Чш, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
0
:
1
Окончен
Камаз-Химки
Булачак матч
28 Апр, Як, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Акрон
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

Уен кондициэлэрен туплыйбыз

Термометр -15 градус кына күрсәтсә дә, җилнең төньяктан икәнлеге сизелеп торды. Шуңа күрә дип тә әйтергә мөмкин - туңмас өчен, команда уенчылары күбрәк хәрәкәтләнергә тырышты.

Ачык һавада, “КАМАЗ” футбол клубы стадионының запас кырында үткәрелгән беренче, тулы кыйммәтле тренировкага нәкъ шундый шартлар туры килде. Салкын һавага ияләшүне безнең футболчылар яраткан “Гренада” паркы киңлекләрен үзләштерүдән, шул территория буйлап йөгерүдән башлады. Ярты сәгатьлек “йөгерек экскурсия” тәмамлангач, 33 спортчы күнегүләрне ясалма чирәм җәелгән кечкенә уен кырында дәвам итте. Сүз уңаеннан: быел кар күп түгел, шуңа күрә футболчылар, узган ел күбрәк кар өстендә шөгыльләнгән булсалар, быел тренировканы ешрак гадәти, уңаулы шартларда – ясалма чирәм җәелгән мәйданда үткәрергә булдылар.
Менә сезгә, чагыштыру өчен, бер ел аерма белән төшерелгән фоторәсемнәр.
 5U6m39Oo6ho.jpg
IMG_5969.JPG

Өйрәнүләрнең бөтен нечкәлекләрен ачып саласы килми. Тренировканың бер сәгать ярым барганлыгын һәм, традиция буенча, төшке аш белән тәмамлануын гына әйтик.
Шәһәр командасының беренче җыеннарын күзәтеп барыгыз. Алга таба – тагын да кызыклырак булачак.



< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк