Узган матч
5 Май, Як, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
0
:
0
Окончен
Камаз-СКА-Хабаровск
Булачак матч
12 Май, Як, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Родина
Яңалыклар
< Артка кайтырга
Клуб яңалыклары

ТӘНӘФЕСТӘН СОҢ БЕРЕНЧЕ ТРЕНИРОВКА

“Яр Чаллы” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе манежы.

Бинага керүгә үк күптәнге таныш йөзләр һәм әлегә бик үк билгеле булмаган кешеләр белән йөзгә-йөз очрашабыз. Барысы да яхшы кәефтә, елмаеша-елмаеша команданың беренче тренировкасына бара.

Яңа баш тренер Евгений Борисович Ефремов команданы кыскача гына сәламли һәм эшкә көйли. Потенциаль яңа уенчылар белән таныштырганнан соң, барысын да күнекмәләр ясарга озата.
GOPR2299.JPG

Җиңелчә йөгереш, салмак кына, гәүдәне тренировкага әзерләү күнегүләренә күчә.
GOPR2301.JPG

Алга таба туп белән эшләү күнекмәләре башлана. Монда инде кемнең ял вакытында футбол стимуляторларында уйнаганлыгы, кайсыларының туп белән элемтәне саклаганлыгы ачык күренә.
Билгеләнгән күнекмәләр егетләр өчен гадәти эш кебек кенә, шул ук вакытта биремнәрнең гел-гел алышынып торуы алардан аеруча үҗәтлек, тырышлык таләп итә...
IMG_5670.JPG

Уен кырында 33 футболчы исәпләп чыгардык. Бик күп дисезме? Һич юк! 26 сын – сайтның “команда” бүлегендә күрергә була, тагын берничәсе сынау өчен махсус чакырылган. Яшьләр командасыннан килгән өч уенчы бар.

Тренировканың экваторында “РЕН-Набережные Челны” телеканалының төшерү төркеме пәйда булды. Камера объективының җентекле карашы астында уенчылар барлык күнегүләрне аеруча бирелеп, дәртләнеп башкарырга тырышты. Моның ничек килеп чыканлыгын иртәгә телевизор экраннарыннан күреп булачак.
IMG_5761.JPG

Шуннан соң футболчыларны ике төркемгә аердылар. Берәүләр аяк-кул, гәүдә мускулларын ныгыту өчен махсус күнегүләр ясаган арада, икенчеләре тупны тотып торуга уйнадылар.
IMG_5746.JPG

Интенсив темпта сәгать ярым шөгыльләнгәч, команда төшке ашка китте. Сүз уңаеннан, кайбер уенчылар юлда ук журналист сорауларына җавап бирергә дә өлгерде. Әлбәттә, һәркемнең кичерешләре төрле иде...
IMG_5802.JPG
IMG_5810.JPG
IMG_5805.JPG

Көннең икенче яртысында “КАМАЗ” футбол клубы уенчылары, аэробика буенча күнекмәләр ясау өчен, “Оранж-Фитнесс” спорт клубына юл алды.

Шуның белән шул. Хәзергә тәмам.

< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк