Тренировкалар эш режимында үтә
Дүшәмбедән җомгага кадәр команда тренировкаларны икегә бүлеп үткәрә. Төшке ашка кадәр күнегүләр “КАМАЗ” стадионының запас кырында, ә кичке якта тренажер залында үткәрелә. Күнегүләр, башлыча, физик көч күрсәткечләрен һәм уенчыларның чыдамлылыгын арттыруга юнәлдерелә.
Җомга көнне Гренада паркында йомгаклау тренировкасы үткәреләчәк. Аннан соң команданы берничә көнлек ял көтә. Ә 28 февральдә “КАМАЗ”ның 25 футболчысы Төркиягә җыеннарга юл алачак.