Узган матч
24 Апр, Чш, 19:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
0
:
1
Окончен
Камаз-Химки
Булачак матч
28 Апр, Як, 17:00
МЕЛБЕТ - ПЕРВАЯ ЛИГА
-
:
-
Скоро
Камаз-Акрон
Яңалыклар
< Артка кайтырга

Көтелгән җиңү!

Үз кырында йомгаклау матчы. Автозаводлар дербие. Тәнәфестә –
мотокультиватор. Яңа гимнны тәкъдим итү. Ил, футбол белән яшә!
Болар барысы да бүген “Гренада” паркындагы “КАМАЗ” стадионында
үткәрелгән уен хакында. Янәдән, беренче әйләнештәге матчтагы кебек үк, Яр
Чаллы футболчылары Тольяттидан килгән команда капкасына өч туп кертә
алды. Ләкин, әйдәгез, барысы хакында да тәртип буенча.
Уен башланырга бер сәгать кала, безнең стадионга керү юлында интерактив зона эшли
башлады. Дәртле музыка, кызыклы уеннар һәм күңелле призлар – уенны карарга дип
алданрак килгән җанатарларны әнә шулар көтә иде.
“Футбол белән яшә, ил!” акциясе кысаларында, командаларны уен кырына “КАМАЗ”
футбол клубында тәрбияләнүче нәни футболчылар озата чыкты. Балаларның өсләрендә
– ПФЛ тарафыннан үткәрелүче бөтенроссия акциясе лозунгы язылган ак футболкалар. Ул
гына да түгел, командаларның кырга чыгуын Россия флагын гәүдәләндергән төсле
төтенле шоу да бизәде.
Беренче таймда чаллылыларның өстенлеге сизелеп торды. Шуның мантыйкый нәтиҗәсе
буларак, беренче тупларны да безнекеләр кертте. 27 нче минутта, штраф зонасыннан
тибеп җибәрелгән снарядны Клонцак баш белән кунаклар капкасына кертеп җибәрде.
Инде тайм ахырында, көндәшләрнең штраф зонасы янында Галиәкбәров тупка ия булды
һәм, бераз гына читкәрәк алып, капканың ерак почмагына “озатты” – 2:0. Шушы исәп
белән командалар тәнәфескә китте.
Тәнәфес вакытында алдан ук хәбәр ителгәнчә, тамашачылар арасында мотокультиватор
уйнаттылар. Трибунага таратылган тупларны тотып алган җанатарларга баш белән тупны
сикертергә тәкъдим ителде. Бу бәйгедә безнең команданың актив җанатары, бүген үзенең
туган көнен билгеләп үтүче Александр Елин җиңү яулады.
Менә дигән бүләк! Билгеле, башкалар да бүләксез калмады. Аерым алганда, бер
катнашучы «Joma» тубына һәм Профессиональ футбол лигасының «Страна, живи
футболом!» футболкасына ия булды.
Икенче тайм башында кунаклар өстенлек алды. Инде 48 нче минутта ук сул як флангтан
тибелгән туп Ионин саклый торган капкага кереп “оялады”. Исәп аермасы кимегәч,
тольяттилылар алгы сафта активрак уйный башлады һәм безнең капка тирәсендә тагын
берничә тапкыр яхшы гына моментлар тудыра алды. Әмма “КАМАЗ” да, кыр хуҗасы
буларак, һөҗүмле футболга өстенлек бирергә тырышты. Тагын берничә туп кертүгә бик
якын иде безнекеләр. Аерым алганда, башта Кива, бераздан Крючков яхшы моментны
кулдан ычкындырдылар.
Ике уенчы да бик уңайлы позициядән типте, ләкин көндәшләр капкачысы сер бирмәде.
Төп вакытка өч минут өстәделәр. “Лада” зур көчләр белән алга ыргылды. Һәм бу аларның
ялгышлыгы булды да инде. “КАМАЗ” контратакага күчте, тупка Хубаев хуҗа булып алды
һәм зур осталык белән капканың ерак почмагына тибеп кертте – 3:1!
Безнең шәһәр командасының җиңүен белгертүче финал сызгыртуы. Традиция буенча,
бөтен сезон дәвамында һәм, бигрәк тә бүгенге матч барышында командабызны яклап җан
аткан, көчле теләктәшлек күрсәткән фан-секторга рәхмәт сүзләре.
Алга таба да шулай дәвам итегез! Ахыргача бергә булыйк! Июльдә – яңа сезон старты..
< Артка кайтырга
Фикер калдыру өчен сезгә керергә кирәк